Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Егет үз туенда җинаять кылган

Кайвакыт, туйлар көтелмәгән борылыш алырга мөмкин. Тик менә Новосибирск шәһәрендә узган мәҗлеснең ахыры бердә күңелле булмый. Кияү акча урлауда гаепләнә.

Новосибирск шәһәрендә яшәүче егет белән кыз туйларын җәйге кафеда үткәрергә уйлый. Мәҗлес барышында яңа гына өйләнгән егет хатын-кыз сумкасына игътибар итә. Аны кешеләр күрмәгәнен аңлагач, ул әлеге сумканы урлый. Анда хатын-кыз кирәк яраклары һәм 29 мең сум акча була.+
Сумканың хуҗасы - туйны оештыручы хатын-кыз икәне ачыклана. Берничә минут кала кәләш аңа эше өчен хезмәт хакын түли. Ә менә егет, күрәсең, әлеге акчаларны кире алырга уйлый.
Егеткә карата җинаять эше ачыла һәм 80 мең сум штраф билгеләнә. Ул суд карары белән ризалашмый, әмма каракны барыбер җаваплылыкка тарталар.
http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев