Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эх, тәмле соң җиләге...

Ниһаять, җәйнең иң сагындырган, иң "тәмле" мизгеле килеп җитте - җиләк өлгерде. Быел җиләк уңышы мул булырга охшаган. Җитеш бакчачылар без "виктория" дип атый торганын кәрзинләп ташый башладылар инде, базарда да җиләк сатучылар көннән-көн арта. "Виктория" артыннан каен җиләге дә кызарып пеште. Тагын берәр атнадан җир җиләген җыя башларлар.

Шуңа күрә бар эшегезне ташлап, җиләккә барыгыз, җәмәгать. Мондый форсат елга бер генә мәртәбә була. Иренмичә җыйсагыз, кыш буе ашарлык тәмле кайнатмагыз да булыр, саф һава да сулап кайтырсыз һәм чын җәйне дә күреп калырсың. Гадәттә, җиләкләр җыелгач, көннәр көзгә авыша башлый. Шунлыктан, шушы бер атналык матурлык һәм рәхәтлекне кулыгыздан ычкындырмагыз.

Кайнатма

1 кг каен җиләге, 1,2 кг шикәр, 1-1,5 г лимон кислотасы. Җиләкләрне чистартып, табакка катлап салырга, һәр кат арасына шикәр комы сибәргә һәм 8-10 сәгатькә шулай калдырырга, ә аннары әзер булганчы кайнатырга. Кайнаткан вакытта җиләкне кайнарлату белән суытуны чиратлаштырырга кирәк: кайнап чыкканчы тотасың да, аннары уттан читкә алып 15-20 минут тотасың. Моны берничә мәртәбә кабатлыйсың. Каен җиләге кайнатмасы тиз шикәрләнә. Моны булдырмас өчен әзер булыр алдыннан аңа лимон кислотасы салалар.

***

1 кг җиләк, 1,2 кг шикәр. Чиста җиләкләрне шикәр комы белән аралаштырып кәстрүлгә салырга һәм салкын урынга куеп, согы бүленеп чыкканчы - 4-6 сәгать тотарга. Аннары салмак утка куеп кайнатырга. Кайнаганда кәстрүлне әйләндерә-әйләндерә селкетергә, күбеген җыярга.

***

1 кг җиләк, 1,7 кг шикәр. Җиләк өстенә шикәр комы салып, согы бүленеп чыкканчы - 3-5 сәгать тотарга. Аннары кайнатып чыгарып, суытырга һәм аннары тагын бер мәртәбә утка куеп, әзер булганчы кайнатырга. Җиләкләрне кайнатып чыгарырга да, 10-15 минут суытырга, аннары тагын утка куеп кайнатырга. Шулай 4-5 мәртәбә, әзер булганчы кабатларга.

Компот

1 л суга 200-500 г шикәр. Каен җиләген кайнар су белән пешекләп алып, банкага тутырырга, өстенә кайнар шикәр сиробы агызырга. 5-7 минуттан соң сиропны кәстрүлгә бушатырга һәм тагын кайнатып чыгарырга да, кабат банкага салырга. Банкаларны каплап, астын өскә әйләндереп куярга.

Шикәрле җиләк

1 кг җиләк, 1,5 кг шикәр. Җиләкләрне чистартып, юарга да, өстенә шикәр комы салып изәргә. Шикәре эреп беткәч чиста банкаларга тутырып куярга.

Джем

2 кг бакча җиләк, 200 мл алма согы яки 40 г желатин, 2 стакан шикәр. Җиләкне иләк аша сытып чыгарырга һәм ботка хәленә китерергә. Ботканы болгата-болгата желатин яки сок кушарга. 20 минутка салкын урынга куеп торырга. Аннары салмак утка куеп, кайнатып чыгарырга, кайнатканда даими болгатып торырга. Шикәр өстәп кайнатып чыгарырга, күбеген алырга. Джемны стерильләгән банкаларга тутырырга, 10 минут банкасында кайнатырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев