Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Экология" һәм "Чиста ил" милли проектлары гамәлдә

Төзелгән дәүләт контракты нигезендә, Шәмәрдәндә бозылган җирләрне рекультивацияләүгә 76,6 млн сум акча тотылган.

Милли проект буенча Татарстанда пычранган җирләрне торгызачаклар һәм чүплекне рекультивацияләячәкләр
Экологик эшләр республиканың Саба һәм Түбән Кама районнарында бара.

ТР Саба районының Шәмәрдән авылында нефть пычранган җирләрне торгызалар,  6 мең кеше быел ук уңай үзгәрешләрне сизәчәк. Проект «Экология» милли проекты һәм «Чиста ил»федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Эшләр 12,6 мең квадрат метр мәйданда бара. Бүгенге көндә нефть пычранган грунт һәм нефть битумының барлык калдыклары чыгарылган һәм утильләштерүгә тапшырылган. Моннан тыш, туфракның уңдырышлы катламы салынган. Бу эшләр 95% ка башкарылган.

Төзелгән дәүләт контракты нигезендә, Шәмәрдәндә бозылган җирләрне рекультивацияләүгә 76,6 млн сум акча тотылган.

 

 

Шулай ук «Экология» илкүләм проекты һәм «Чиста ил» федераль проекты буенча Татарстанда Түбән Кама районының Прости авылы янында санкцияләнмәгән чүплекне рекультивацияли, бу исә әйләнә-тирә мохит торышын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Эшләр башкарыла торган территориянең мәйданы 35 гектар тәшкил итә. Проектны 2021 елда тәмамлау планлаштырыла. Быел эшләрнең төп өлеше төгәлләнәчәк, киләсе елда тирә — як территорияне экореабилитацияләү булачак.

Чүплекне рекультивацияләүне финанслауның гомуми суммасы 740 млн. сум тирәсе тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев