Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ел инженеры» Республика конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

Чаллылыларны «Ел инженеры» бәйгесендә катнашырга чакыралар.

Конкурс Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә куелган һәм инженерлык, эшче һөнәрләрнең массалар аңында уңай позицияне үстерүгә һәм популярлаштыруга, шулай ук төбәк икътисадының база тармаклары предприятиеләренең квалификацияле сәнәгать-җитештерү һәм инженер-техник персоналы белән тәэмин итүгә зур өлеш кертүгә юнәлдерелгән. Катнашучыларны өч категориядә  ("Булачак инженерлар" - инженер белгечлекләре студентлары; "Яшьлек, уңыш, перспектива» - 35 яшькә кадәрге инженерлар; «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык» - 35 яшьтән өлкәнрәк инженерлар) 12 номинация буенча бәяләячәкләр. Конкурс ике этапта узачак: читтән торып һәм турыдан-туры. Беренче этапта катнашу өчен гаризалар сайлап алу буенча эксперт конкурс комиссиясе эше планлаштырыла. Икенчесендә ике көнлек күчмә семинар булачак, ул үз эченә мастер-класслар, тренинглар, тестлар һәм эшләрне яклауны ала.

Конкурста катнашу өчен 10 июльгә кадәр Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Казан шәһәре, Островский ур., 4 адресы буенча канцеляриягә һәм конкурс нигезнамәсе нигезендә документларның төп нөсхәләрен, электрон почта күчермәләре белән Regina.Ahmetova@tatar.ru, smpotatarstan@gmail.com почта адресларына юлларга кирәк.  Сораулар белән 8-905-314-00-17 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

 

http://nabchelny.ru/news/36699

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев