Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ел саен 4 меңнән артык бала һәлак була

Уфада Русия Дәүләт Советының "Социаль сәясәт" юнәлеше буенча эшче төркеме күчмә утырышы үтте.

Анда билгеләнүенчә, Русия ел саен 4 меңнән артык баласын югалта. Узган җәй генә илдә 492 бала һәлак булган. Русиянең 73 төбәгеннән килгән мәгълүматларга ярашлы, былтыр 817 бала тәрәзәләрдән егылып төшкән, шуларның 110ы үлгән. Төрле җинаятьләр 2750 баланың гомерен өзгән. Әлеге саннары утырышта Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова китерде.
18-34 яшьлек русиялеләрнең 30 проценты гына бүгенге чорны бала тудыру өчен имин дип исәпли. Узган ел илдә 1,5 миллионнан артык сабый туган булса, 567 мең аборт теркәлгән. Бу инде бер буын тумый калган дигән сүз.
Анна Кузнецова демография күрсәткечләренә киртә куйган берничә сәбәпне атады. Алар арасында социаль һәм медицина өлкәләрендәге киртәләрдә бар. Ул гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итүче төрле чараларны анализларга чакырды. Бу һәр төбәккә үз уңыш формуласын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Эшче төркем җитәкчесе, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе дип белдерде.
- Дәүләт Советының эшче төркеме эшенең асылы төбәкләрдәге иң яхшы тәҗрибәләрне федераль дәрәҗәгә чыгарырга омтылудан гыйбарәт. Без дәүләт проектларының тиешле күрсәткечләренә ирешү өстендә эшләргә тиеш, - диде ул.

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/el-saen-4-me-n-n-artyk-bala-lak-bula/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев