Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Ел студенты - 2020" билгеле булды

Барлыгы иң-иңнәрдән 16 номинациядә лидерлар финалга чыкты

Яр Чаллыда Ел саен үткәрелә торган «Ел студенты»конкурсының финалы узды. Бүләкләү тантанасы яңартылган «Нур»яшьләр үзәгендә узды. Җиңүчеләргә һәм лауреатларга бүләкләрне VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, шәһәр Советы депутаты, «СТВ-Медиа» холдингы генераль директоры Габделхак Батюшов, шәһәр студентлар советы рәисе Денис Идрисов тапшырдылар.

Сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренең иң яхшы 79 студентыннан финалга 16 номинациядә лидерлар үтте. Быел «Ел студенты-2020» грантына Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студенты Дмитрий Потапов ия булды. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурсның төп номинациясендә дүртенче ел рәттән җиңүче – «Ел Гран-при студенты-2020» Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның исемле стипендиясен 33 мең сум күләмендә ала.

«Яшьләр өчен үз-үзләрен күрсәтү, тану өчен менә дигән мөмкинлек тудырганнары өчен конкурсны оештыручыларга рәхмәт белдерәм! Катнашучыларга кыю хыяллар һәм ышанычлы адымнар белән алга баруларын, яңа уңышларга, алдынгы компетенцияләргә, шәһәр, республика, ил хакына иң масштаблы проектларга баруларын телим!» - диде Әлфия Когогина.

Чыганак: Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев