Кемнәр алар?
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Без –кырык беренче ел балалары» спектакле белән «Елның иң яхшы татар спектакле» номинациясендә җиңде.
84нче Гали Акыш исемендәге лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова «Кама аръягы ел татары» дип табылды.
Археолог, Чаллы педагогия институты доценты, тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигамаев «Без булдырабыз!» махсус номинациядә җиңү яулады.
Шул ук номинациядә, шәәһрдәшебез – Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко да бар.
Нет комментариев