Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Ел тәрбиячесе-2018"

27 февральдә Чаллының "Бәләкәч" 104 нче санлы балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе- 2018" республика бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге этапта үз мунициаль районнарында һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсен күрсәткән 9 мәктәпкәчә белем бирү педагогы көч сынашты. Педагогик эссе, инновацион программалар нигезендә күрсәтелгән ачык дәресләр ярдәмендә балаларда иҗадилык һәм мөстәкыйльлек сыйфатлары тәрбияләүнең уңай...

27 февральдә Чаллының "Бәләкәч" 104 нче санлы балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе- 2018" республика бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге этапта үз мунициаль районнарында һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсен күрсәткән 9 мәктәпкәчә белем бирү педагогы көч сынашты. Педагогик эссе, инновацион программалар нигезендә күрсәтелгән ачык дәресләр ярдәмендә балаларда иҗадилык һәм мөстәкыйльлек сыйфатлары тәрбияләүнең уңай үрнәкләрен педагоглар зона этабында да тиешле дәрәҗәдә тәкъдим итүгә иреште. Яр Чаллы шәһәре җиңүчеләре белән бергә Тукай, Менделеевск, Мамадыш муниципаль районнарының иң оста педагоглары тагын бер тапкыр мәртәбәле жюри каршында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Казаннан килгән жюрида ТР мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Йолдыз Хисамиева рәислек итте.

Чаллы шәһәре данын 37 нче санлы "Бәләкәч" балалар бакчасы тәрбиячесе Лидия Волостнова (муниципаль этап җиңүчесе), "23 нче санлы "Светлячок" балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Борисова һәм 18 нче "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Лучанкина якладылар. Алдагы этаплардагы кебек үк, үзара бәйләнештәге ике чыгыш тәкъдим ителде: педагоглар таныш булмаган балалар белән шөгыльләнделәр һәм үзләренең иҗади презентацияләрен күрсәттеләр.Биредә балаларны шәхес буларак тәрбияләүдә алдынгы ысуллар һәм технологияләргә өстенлек бирелде.

Зона этаплары 12-28 февральдә Татарстанның барлык районнарында узды.Бәйгедә катнашкан 100 педагог арасыннан республика этабына иң югары баллар җыйган 20 кеше сайлап алыначак.Зур түземсезлек белән шәһәрдәшләребезнең нәтиҗәләрен көтәбез. Якын көннәрдә республика комиссиясе зона этабындагы чыгышларга йомгак ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев