Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Ел вакыйгасы" - Татар драма театры ачылу

Узып баручы 2020 ел тарихка, мөгаен пандемия һәм локдауннар елы буларак кереп калыр. Шуңа карамастан шәһәребездә бик күп объектлар сафка басты. Безнең бәяләүләр буенча, шәһәрдә елның төп вакыйгасы Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры ачылуы.

Быел шәһәребездә артистларның һәм тамашачыларның күптәнге хыялы тормышка ашты: 30 елдан соң Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры заманча, искиткеч матур биналы булды. Моның өчен коллектив Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, шәһәр хакиме Наил Мәһдиевка, ТР мәдәният министры Ирада Әюповга һәм төзүчеләргә рәхмәтле. Коллектив быел яңа җитәкчеле дә булды. Олег Кинҗәгулов театрның сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде. Ноябрьдә Илгиз Зәйниевнең “Туйга ничә көн кала” әсәре куелган спектакль белән иҗади сезон башланып китте. Коллективка яшь артистлар да килде. Алар белән берлектә тиздән “Брежнев шәһәре...” спектакль тамашачыларга тәкъдим ителәчәк. Балалар өчен куелган “Тыпырдык” үз тамашачыларын тапты инде. Шунысы куанычлы: быел Олег Кинҗәгулов - Россия хөкүмәтенең стипендиаты, ә театрның иң халыкчан артисты Флүзә Касаева Татарстанның атказанган артисты булды.

   Автор: Зөлфия Галим

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев