Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Еламаган минутым юк. Ниш­ләргә белмим. Тормышыбыз җимерелде..."

Башкалада яшәүче Эльза Апакова бердәнбер кызының сәламәт­леге өчен борчылып яши. "Еламаган минутым юк. Ниш­ләргә дә белмим. Кинәт килеп чыккан бу авыру бар тормышыбызны җимерде", - ди ул. 2015 елда Эльза кызы Кари­наның аягында тары ярмасы кадәрле генә шеш күреп ала. Баштарак аңа бик игътибар итмиләр. Әмма нәкъ бер елдан ул...

Башкалада яшәүче Эльза Апакова бердәнбер кызының сәламәт­леге өчен борчылып яши. "Еламаган минутым юк. Ниш­ләргә дә белмим. Кинәт килеп чыккан бу авыру бар тормышыбызны җимерде", - ди ул. 2015 елда Эльза кызы Кари­наның аягында тары ярмасы кадәрле генә шеш күреп ала. Баштарак аңа бик игътибар итмиләр. Әмма нәкъ бер елдан ул шешнең үсә башлавы аларны куркуга сала. "Тизрәк хастаханәгә йөгер­дек. Табиблар карый торгач, моны алдырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Без дә тизрәк шул шештән котылырга булдык. Әмма алдыргач та, ул тиз генә төзәлмәде. Урыны бозылды, ялкынсынды. Бары тик шул чакта гына онкологка барырга булдык. Алар исә бер дә сөендермәде. Бу шешнең яман икәнен әйттеләр", - дип сөйли Эльза ханым. Карина еш кына Мәскәү актрисасы Ирина Горбачева уйнаган театрларга йөри торган була. Аның белән очрашканы да була. Авырып киткәч тә, нәкъ шул актриса ярдәм күрсәтә аларга. Чит илдә дәваланыр өчен зур суммада акча бирә. Карина чит ил клиникасында 30 тапкыр нурланыш терапиясе ала. Инде бар да артта кала дигәндә генә, кызның аяклары шешеп, пешеп чыга. "Табиблар, нурланыш килешеп бетмәгән, диделәр. Хәзер менә өйгә кайтардылар. Яралары төзәл­гәнче Казанда яшибез. Аннары тагын китәсе. Алты тапкыр химия терапиясе аласы бар. Әмма матди мөмкин­ле­гебез дә җитми. Анда барып яшәр өчен дә акча кирәк. Ярты елсыз кайтып булмас, диләр. Кызымны бик тә яратам. Мин аны үзем генә үстердем. Бар тормышымны шул балама багышладым. Ничек тә ярдәм итәсем килә. Әмма барысы да акчага килеп төртелә. Аның өчен бер нәр­сәмне дә кызганмас идем. Әмма сәламәтлекне сатып алып булмый. Тик шулай да яхшыга гына өметләнәм. Кызымны аякка бастырасыма ышанам", - ди ул. Каринага - 26 яшь. Ул да авыруларын онытып, яңа тормыш башларга хыяллана. Гаилә корасы, балалар үстерәсе килә аның. Бер­гәләп ярдәм итәргә алынсак, без Каринаның хыялларын тормышка ашыра алабыз. Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен реквизитлар Саклык банкы карталары: 5313100151258547, 639002629030595291, әнисе Апакова Эльза Эдуардовна исемендә ///vatantat.ru сайтыннан алынды///

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X