Шəhри Чаллы

Еллар буе 3 баласын интектергән

Стәрлетамак шәһәрендә 25 яшьлек хатын үзенең өч баласын еллар буена кыйнап интектергән, ашатмаган, өйдән куып чыгарган

Хәзер аңа карата җинаять эше ачылган. 1, 6 һәм 7 яшьлек балалар арендага алынган йортта әниләре һәм үги әтиләре белән тора. Полиция хәбәрләре буенча, 2017 елның февраленнән 2019 елның февраленә кадәр балалар коточкыч шартларда яши. Кечкенә генә гаеп өчен дә аларны киемсез урамга куып чыгаралар, ашатмыйлар һәм кагалар-сугалар. Балалар бакчага йөрми, ихатадан читкә чыкмыйлар. Сабыйларның тәмуг газапларын күреп яшәүләрен  хәтта туганнары да белмәгән, диелгән бу хәбәрдә.  
«Тикшерү барышында ана кеше бик озак вакыт дәвамында гаебен танымады. Бөтен гаепне бергә яши торган иренә такты. Ләкин тикшерүчеләр ачыклаганча, нәкъ менә ана кеше балаларына карата вәхшиләрчә мөнәсәбәттә булган. Хәзерге вакытта балаларны  картәниләре опекага алган. 25 яшьлек хатын беркая да чыгып китмәү турында имза куйды», — дип сөйләгән Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсе хезмәткәре Дарина Горчакова.


http://matbugat.ru/news/?id=25022

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: