Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грей белән Гүзәл Уразова бәхәсендә кем хаклы булуы ачыкланды

Җырчы Элвин Грей белән Гүзәл Уразова арасындагы конфликт бик күпләрне инде туйдырып бетергәндер. Ниһаять бу эш азагына якынлашты. Кемнең хаклы, кемнең хаксыз булуын Россия авторлар җәмгыятенең (РАО) Татарстан буенча филиал директоры әйтте.

Исегезгә төшереп үтәбез, Башкортстанның һәм Татарстанның популяр артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей) үзенең Инстаграм сәхифәсендә җырчы Гүзәл Уразованы «Красивая — хороший»  җыры хокукларын үз исеменә яздыруында гаеләгән иде.  

Татар-Информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, бу хакта Россия авторлар җәмгыятенең (РАО) Татарстан буенча филиалы директоры, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов үзенең фикерен белдергән.

“Зур проблема түгел, тыныч кына хәл итәргә була. РАОга мөрәҗәгать итеп кенә җырның авторлык хокукларына ия булырга мөмкин түгел. Мәсьәләне суд аша хәл итәргә киңәш итәм. Бу эшне тикшердек. Бу очракта җырның бөтен хокуклары Элвин Грейга бирелгән. Гүзәл Уразова белән Эльвира Сафина бу җырны РАО аша үзләренә теркәгәннәр, ләкин бу гамәл хокук бозуга керми. Әлбәттә, дөрес эшләмәгәннәр. Кызларга юридик якны исәпкә алырга, эшнең асылына төшенергә кирәк булган. Элвин Грей әйтүенчә, Татарстанда җырның ремиксы тәрҗемәче һәм дуэтны башкаручы исеменә теркәлгән. Тик Гүзәл Уразова белән Эльвира Сафина Мәскәүдә теркәлү узган. Җыр әзер булганнан соң артистлар җырны РАО аша махсус исемлеккә кертергә тиеш. Ягъни, җыр регистрацияләнә. Ни өчен? Чөнки җырчы гонорар алу хокукына ия була. Бу җырның дүрт авторы бар, шуңа күрә хәлләр катлаулы борылыш алган. Аннан соң һәрвакыт килешеп эшләргә кирәк”, — дигән ул.

«Красивая, хороший» җырын социаль челтәрләрдә шаярып «Карак, оятсыз» дип үзгәртергә тәкъдим иттәләр. Ә сез ничек уйлыйсыз, низаг чыгарган җырчылар бу җырны тагын бергә җырлармы?

 

http://idel-tat.ru/elvin-grej-bel-n-g-z-l-urazova-b-h-send-kem-hakly-buluy-achyklandy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев