Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грей үзен Тукай премиясенә тәкъдим итү турында хәбәргә карата фикерен әйтте

Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин) БСТ каналының “Йолдызлы такси”тапшыруына интервьюсындаүзен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим итүгә бәйле сорауга җавап бирде.

Радик, чын хәбәрме бу, юкмы, әллә безнең кебек кешеләр кабартып җибәргәнме, Тукай премиясен бирәләрме сиңа, юкмы?” — дип сорый алып баручы. “Мин үзем дә әйтә алмыйм. Бу хәбәр «Татнефть- Арена» сараенда булып узган концертымнан соң таралды. Сөйлиләр икән, димәк, әйбәт”, — ди Элвин Грей.

  • Элвин Грей 1 декабрьдә «Татнефть-Арена» боз сараенда 9 меңнән артык тамашачы җыеп, концерт күрсәтте. Шуннан соң кайбер мәгълүмат чараларында җырчыга «Тукай премиясен бирергә кирәк» дигәнхәбәрләр чыкты.

“Хәзерге вакытта Татарстанда һәм Башкортстанда төп проблема – телне саклау. Халык балаларның татар һәм башкорт телләрендә кушылып җырлаганнарын, үз теленнән оялмаганын күрде. Шуннан башланды дип уйлыйм. Халык концертларга килә икән, димәк, без дөрес юлда”, — дип ачыклык кертте җырчы.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/01/178158/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев