Шəhри Чаллы

Эльвира Ногманова: “Максатыбыз – мәдәни мирасны киләчәк буыннарга тапшыру”

Россия Президенты Указы нигезендә, ел саен март аенда Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм итә. Бу көнне халкыбызның рухын баетучылар, безне эчтәлекле әдәби-музыкаль кичәләр, күңелле бәйрәмнәр белән сөендерүчеләр үткән елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар билгелиләр. Бәйрәм алдыннан, Чаллының мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова белән әңгәмә кордым. Эльвира Илшат кызы Чаллыда билгеле шәхес....

Россия Президенты Указы нигезендә, ел саен март аенда Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм итә. Бу көнне халкыбызның рухын баетучылар, безне эчтәлекле әдәби-музыкаль кичәләр, күңелле бәйрәмнәр белән сөендерүчеләр үткән елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар билгелиләр. Бәйрәм алдыннан, Чаллының мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова белән әңгәмә кордым. Эльвира Илшат кызы Чаллыда билгеле шәхес. Ул - сәнгать училищесын, Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлаган тәҗрибәле музыкант, педагог һәм эшен намус белән профессиональ дәрәҗәдә башкаручы белгеч. Ул җитәкләгән идарәнең төп максаты - халыкка мәдәният хезмәте күрсәтү һәм шәһәрдәшләребездә зыялылык, зәвыклылык тәрбияләү. Эльвира ханым белән әңгәмәбез дә мәдәният төшенчәсеннән башланып китте.

- Мин мәдәниятне бәйрәмнәр үткәрүгә генә кайтарып калдырмас идем. Мәдәният - ул халыкның интеллектуаль һәм рухи ихтыяҗын формалаштыра торган иҗтимагый тормышның иң мөһим өлкәсе. Шөкер, моны Россия һәм Татарстан җитәкчеләре аңлый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында "Мәдәният өлкәсендә җентекләп тикшерелгән һәм алдан күзалланган сәясәт республика үсешенең аерылгысыз шарты булып тора. Барлык музейлар, театрлар, клублар халыкка кирәк булсын. Яшьләребез тарихи-мәдәни мирасны хөрмәт итеп һәм яратып, аларны киләчәк буыннарга тапшырсыннар иде", - диде. Без үз эшчәнлегебезне менә шуннан чыгып оештырабыз.

- Эльвира Илшатовна, Сезнең мәдәният идарәсен җитәкләвегезгә бер ел гына. Шулай да, үткәрелгән чараларда профессиональлекнең артуы, кайбер яңалыкларны күзәтергә мөмкин. Чаллы мәдәниятендә үзгәрешләр бармы?

- Чаллы мәдәнияте КАМАЗ, шәһәр төзелеше вакытыннан формалашты. Аның бай традицияләре, үз эшен намус белән башкара торган фидакарьләре бар. Без, шул традицияләргә тугры калып, чараларыбызга яңа төсмерләр өстибез. Бер урында таптану иҗат кешесен бизәми. Шуңа күрә заман белән бергә атлап, халыкның рухи-мәдәни ихтыяҗын канәгатьләндерергә, бай мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк.

- Сәнгать мәктәпләре укытучылары, концертмейстерлары, җитәкчеләре арасында һөнәри осталык бәйгесе үзенчәлекле итеп оештырылды. 8 Мартны бәйрәм итү урыны да үзгәрде. Ни өчен?

- Әйе, быел сәнгать уку йортлары хезмәткәрләре арасындагы бәйге бөтенләй башка форматта үтте. Анда катнашучылар үзләренең "визит карточкаларын" күрсәттеләр. Әлеге чарадан һәркем нәтиҗә ясап, киләчәктә тагын да камиллеккә омтылыр дип уйлыйм. Быел гүзәл затларыбыз бәйрәмен беренче тапкыр Орган залында үткәрдек. Максатыбыз - халыкны югары мәдәнияткә тарту, әхлак, этикет кагыйдәләренә якынайту. Орган залына матур итеп киенеп килгән гүзәл затларыбыз Игорь Лерман җитәкчелегендәге камера оркестры чыгышын карап хозурландылар. Мәдәният төшенчәсе сәнгать учреждениеләрендә генә түгел, җәмәгать транспортында, урамнарда, паркларда, кыскасы, яшәешебезнең һәр өлкәсендә булырга тиеш. Шул вакытта гына без рухи яктан бай, тәрбияле, зыялы кешеләр тәрбияләүгә ирешербез.

- Мәдәният хезмәткәрләренең узган елгы эшчәнлегенә нинди бәя бирер идегез?

- Чаллыда 1500дән артык хезмәткәр шәһәрнең мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләрне хәл итү буенча тырышып эшли. Узган елда мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрен тоту өчен шәһәр бюджетыннан 376 миллион 427 мең сум акча бирелде. Аның 324 миллион 257 мең сумы хезмәт хакына тотылды. Муниципаль учреждениеләребез 65 миллион 900 мең сум табыш алды. Бу, 2014 елдагыга караганда, 23,4%ка артык. Түләүле хезмәтләрдән кергән 38 миллион 715 мең сум акча да хезмәт хакына тотылды. Шунысы шатлыклы, грантлар алучылар саны буенча, Чаллы - Татарстан муниципаль берәмлекләре рейтингында лидер. Иҗат коллективларының 14 проекты төрле дәрәҗәдәге грантка ия булды. Узган елда мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 18 530 сум (республика буенча 16 457 сум) тәшкил итте. Чаллыда яшәүче милләтләрнең тарихи-мәдәни мирасын, һәйкәлләрне, музейларны популярлаштыру, киләчәк буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү буенча төрле чаралар үткәрелде. Китапханәчеләребез дә уңышлы эшләде. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре "Китапханә сайты мәдәният дөньясында электрон навигатор" интернет-проектын тормышка ашырды. Әдәбият елы кысаларында язучылар катнашында төрле чаралар үтте. Театрлардагы 1011 спектакльне 129 745 кеше карады. Концерт оешмалары 423 чара үткәреп, халкыбызның ялын файдалы һәм күңелле итеп уздыруга үзләреннән өлеш кертте.

- Иҗат кешесен матди яктан бүләкләү дә мөһим...

- Әлбәттә, талантлы балаларга шәһәр хакименең һәм ТР Мәдәният министрлыгының исемле стипендияләре тапшырылды. 3нче музыка мәктәбенә "Россия мәдәнияте" максатчан программасы буенча, ярты миллион сумга ноутбук һәм музыкаль инструментлар алынды.

- Сәнгать уку йортларындагы музыкаль инструментлар яңартуны сорый. Мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасы да мактанырлык түгел. Бу юнәлештә ниләр эшләнә?

- Әйе, музыка инструментларының 90%тан артыгын яңартырга кирәк. Әмма әлегә мондый мөмкинлегебез юк. Без даими ярдәм иткән өчен шәһәр һәм республика җитәкчеләренә рәхмәтле. Киләчәктә бергәләп музыка инструментлары алырбыз. "Энергетик", "КАМАЗ" мәдәният сарайларын, Сара Садыйкова исемендәге концерт залын, "Чишмә" халыклар дуслыгы йортын, музыка мәктәпләрен капиталь төзекләндерү зарур. Әкренләп аларны да яңартырбыз дип ышанам.

- Интернетта Чаллы татар дәүләт драма театрына "Колизей" бинасын бирәләр икән дигән мәгълүмат чыкты. Моңа карата Сез нинди фикердә?

- Чаллыда театр төзү мәсьәләсен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов контрольдә тота. Без республика җитәкчесенең карарын көтәбез.

- Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмен ничек үткәрергә җыенасыз?

- Бәйрәм 24 мартта "Энергетик" мәдәният сараенда уза. Анда 19 номинация буенча җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Моннан тыш, иң яхшы мәдәният учреждениесе, иң яхшы уку йорты билгеләнә. Тагын иң алдынгы хезмәткәрләргә 20 меңәр сумлык 30 премия бирелә.

Мәдәният хезмәткәрләренең Мактау китабын яңартып, Чаллының күренекле шәхесләренең киләчәк буынга теләкләрен үз куллары белән яздырту теләгем бар.

25 мартта беренче тапкыр "Барбарис" күңел ачу үзәгендә, мәдәният өлкәсендәге иң-иңнәрне ачыклау максатыннан, 2 конкурс һәм "Караоке батлл" үткәреләчәк.

- Эльвира Илшатовна, Сез консерватория тәмамлаган музыкант-укытучы. Сәнгатьнең башка төрләрен дә яратасызмы?

- Мин бар өлкәдә профессиональлекне яратам, сәнгать төрләренең дә югары дәрәҗәдәгеләрен хөрмәт итәм. Ягъни мәдәният өлкәсендә эшләгән кеше төп белгечлеген тулыландыру өчен сәнгатьнең башка юнәлешләреннән дә хәбәрдар, иҗат кешесе һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш, дип уйлыйм. Минем табигатем шундый - өйрәнергә, камиллеккә омтылырга тырышам. Режиссерлыкка укыйсым, гамәли-сәнгать белән шөгыльләнәсем килә.

- Кешеләрдә нинди сыйфатларны хөрмәт итәсез?

- Һөнәри осталык һәм кешелеклелек. Профессиональ кешеләрнең кайбер кимчелекләрен гафу итә дә алам.

- Алма агачыннан ерак тәгәрәми, диләр. Кызларыгыз Сезнең юлдан китмәдеме?

- Әле алар кечкенә, шулай булса да, сәнгатьне яраталар. 5нче сыйныфта укучы кызым Азалия флейтада уйный. Лауреат булды. 4 яшьлек Эмилия биергә-җырларга ярата. Әнием аны "Светлячок" ансамбленә йөртә. Талантлары һәм тырышлыклары булса, тормышта үз урыннарын табарлар, дип уйлыйм.

- Хезмәттәшләрегезгә теләкләрегез?

- Форсаттан файдаланып, барлык мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм. Шөкер, безнең өлкәдә очраклы кешеләр юк. Тормышта төрле хәлләр була. Иң мөһиме, авырлыклар алдында туктап калмаска, иҗат итеп алга барырга кирәк. Чаллы мәдәният хезмәткәрләренең хезмәте Татарстан, Россия күләмендә югары бәяләнә. Традицияләргә тугры калып, алмый-талмый халкыбызга хезмәт итү - бүгенге уңышларыбызның нигезе. Быел Бөтенроссия кино елы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең - 110, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгы һәм башка чараларны бергәләшеп халкыбыз өчен файдалы итеп үткәрик.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Шәһәрнең барлык мәдәният хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, яңа табышлар, иҗади уңышлар телибез.

Әңгәмәдәш - Зөлфия ГАЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: