Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәен кан басымын ничек нормада тотарга?

Җәйге кызу көннәрдә кан басымы аеруча да «уйнарга» ярата. Берәүләрнең ул менеп китә, икенчеләр исә аны ничек күтәрергә белмичә аптырый. Табиблар гипертоникларга катгый рәвештә, эссе көннәрдә өйдә генә утырыгыз, ди.

Шуны онытмагыз - дару, эчкәннән соң, бары ярты сәгать узгач кына тәэсир итә, шуңа күрә аны тау кадәр куллануның файдасы юк. Мин үзем икенчеләр рәтендә торам. Кан басымым болай да түбән, ә кызу көннәрдә ул бөтенләй төшеп бетә. Минем кебек гипотониядән азапланучыларга эссе көннәрдә табиблар менә нишләргә куша:

- Үзегездә хәлсезлек сизәсез икән, ә кул-аяклар кисәк кенә кайнарланып китсәләр, димәк, кан басымы эссе һава аркасында тагын да төшкән дигән сүз. Шуңа күрә, кан дөрес юнәлештә - баш миенә таба аксын өчен, аларны тиз арада суытырга кирәк. Салкынчарак су белән юынып алырга яки салкын суда чылатылган тастымал куярга мөмкин.
Ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүчеләрнең сүзләренә караганда, кызу көннәрдә дистония өянәге белән мөрәҗәгать итүчеләр күп була. Бу вакытта кисәк кенә хәл китә; күз аллары караңгылана, күңел болгана башлый. Әлеге очракта, салкынчарак урынга чыгып, башны аска иеп утырырга кирәк. Шулай итеп, без канның баш миенә агышын тәэмин итәбез. Моннан соң хәл бермә-бер яхшыра. Аннан соң үзебез белән һәрвакыт нашатырьлы салфеткалар алып йөрү мөһим (андый салфеткаларны теләсә кайсы даруханәдән алып була, элеккеге вакытлардагы кебек, үзең белән бер савыт нашатырь күтәреп йөрергә кирәкми). Салфеткалар белән чигә тирәсен сөрткәләгез һәм борын тирәсендә бераз җилпеп алыгыз.

Йолдыз АБДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X