Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Энергетик" мәдәният сараенда ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды

Энергетик" мәдәният сараенда тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

Чакырылган ата-аналарны ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар. 
Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Яр Чаллыда ана капиталы буенча 40 меңнән артык сертификат бирелгән, 32,9 мең гаилә 12,6 млрд сумнан артык акчадан файдаланган.
Сертификат бирү, ана капиталы чаралары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Әлеге хезмәттән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында расланган хисап язмасы булган гражданнар файдалана ала (gosuslugi.ru). Электрон формада гариза биргәндә клиент хезмәтенә шәхси бару таләп ителми. Шулай итеп, Россия Пенсия фонды гражданнар, өйдән чыкмыйча, РПФ хезмәтләре алсын өчен, электрон сервисларны киңәйтүне дәвам итә.

 

 

http://nabchelny.ru/news/35253

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев