Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Энергетик"та мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда бәйрәм чарасы узды.

Анда шәһәребезнең мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шәһәр Советы депутатлары, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре катнашты. 2021нче ел нәтиҗәләре буенча “Намуслы хезмәт өчен” медале белән 4нче балалар музыка мәктәбе директоры Нәфисә Әхмәтшина бүләкләнде, “ТР атказанган хезмәткәре” исеменә Чаллының курчак театры артисты Ландыш Мурзаханова һәм автор-башкаручы, композитор, “Кызыл тау” мәдәният үзәге вокалисты Илгизәр Мортазин лаек булды. 2021нче елның иң яхшы уку оешмасы дип 4нче балалар музыка мәктәбе, ә 2021нче елның иң яхшы мәдәният учреждениесе дип, Тарих һәм туган якны өйрәнү музее табылды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы