Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эш атнасына ничек җайлашырга?

Бүген эштә утыручыларга түбәндәге киңәшләр ярдәм итәр

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң эш атнасын башлау җиңел түгел. Белгечләр бу җәһәттән түбәндәге киңәшләргә игътибар итәргә чакыра.

Кыска вакыт аралыгына эш планын төзегез Беренче көннәрдә хәл ителергә тиешле бурычлар исемлеге төзү ярдәм итәчәк. Шулай булгач, барысына да берьюлы тотынмау һәм "өем-өем эшләр"дән төшенкелеккә бирелмәү җиңелрәк булачак.

Гадилектән катлаулыга күчегез. Әгәр дә сез ял көннәрен бик актив үткәрдегез икән, эш тәртибенә яраклашырга да тырышмадыгыз, беренче эш көннәрендә катлаулы бурычларга тотынмагыз. Шул ук вакытта көн саен эшләр авырлаша барырга тиеш.

Хезмәттәшләр белән аралашу. Коллегалар белән бәйрәм хис-кичерешләре турында сөйләшүдән соң эш планнары һәм булачак проектлар турында фикер алышуга салмак кына күчү нәтиҗәле булачак.

Киләчәк ялларны планлаштырыгыз. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, якындагы ялны планлаштырсаң, эшкә керешү җиңелрәк булачак.

Йокы. Бәйрәмнәр вакытында, мөгаен, сезнең режим үзгәргәндер. Шуңа күрә иртәрәк ятарга һәм иртәрәк торырга күнегергә туры киләчәк.

Спорт һәм режим. Бәйрәмнән соңгы "синдром"ны контраст душ, күнегүләр, җәяү йөрүләр, медитация җиңәргә ярдәм итә. Туклану режимы турында да онытырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев