Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эш стажын раслаучы белешмә электрон рәвештә була.

Татарстанда 2018 елның 15 гыйнварыннан эш стажын раслау һәм хезмәт хакы турындагы белешмәләрне дәүләт архивыннан электрон рәвештә алырга мөмкин. Бу хакта бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Тимур Зарипов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте. "15 гыйнвардан дәүләт архивыннан белешмә алу турында гариза тапшырырга мөмкин. Белешмәләр ТР дәүләт хезмәтләре...

Татарстанда 2018 елның 15 гыйнварыннан эш стажын раслау һәм хезмәт хакы турындагы белешмәләрне дәүләт архивыннан электрон рәвештә алырга мөмкин. Бу хакта бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Тимур Зарипов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
"15 гыйнвардан дәүләт архивыннан белешмә алу турында гариза тапшырырга мөмкин. Белешмәләр ТР дәүләт хезмәтләре порталында электрон документ рәвешендә гариза тапшырганнан соң 21 эш көне дәвамында бирелә. Кирәк булган очракта бу вакыт озайтылырга да мөмкин", - дип искәртте министр.
Тимур Зарипов әйтүенчә, гариза тапшыру өчен универсаль парольне (ЕСИА) күрсәтергә кирәк. ЕСИА "Шәхси кабинет"ын теләсә кайсы Күпфункцияле үзәктә рәсмиләштерергә мөмкин. Киләчәктә дәүләт архивы дәүләт хезмәтләре порталында башка төр белешмәләр дә бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев