Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эш урынында... җырлагыз!

Озайлы яллардан соң эшкә чыгу күпләрдә стресс тудыра. Эш ритмына ничек җиңел генә кереп китәргә?

Британия галимнәре фикеренчә, музыка һәм эш урынында җырлау кешеләргә депрессияне һәм эштәге стрессны җиңәргә мөмкинлек бирә. Шуның нәтиҗәсендә хезмәткәрләр үзләрен бәхетлерәк һәм тынычрак хис итә, дип саный белгечләр.
Британиянең кайбер компанияләрендә кешеләрне хорда җырлауга махсус өйрәтәләр икән. Мондый коллективларда кешеләрнең 96 проценты тормышларыннан канәгать һәм эш урынында стресс кичерми, дип билгеләнә. Мондый тәҗрибә коллективтагы киеренкелекне киметә, имеш.
Нәтиҗәдә, белгечләр компания җитәкчелегенә җыр төркемнәрендә даими катнашучы хезмәткәрләрне хупларга киңәш итә. Бу эш урынында атмосфераны яхшыртырга гына түгел, ә хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга да ярдәм итә ала икән...

 

 

https://kiziltan.ru/kyzyk-news/17672-esh-urynynda-yrlagyz.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев