Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эше булган кеше бәхетле

Шәһәребезнең "Камаз" мәдәният сараенда эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үтте. Ул һәр елны мәшгүльлек үзәге тарафыннан оештырыла. Әлеге ярминкәдә барысы 11 предприятия катнашырга теләк белдергән, алар арасында "КАМАЗ" заводлары», «Содексо ЕвроАзия», «Камастройиндустрия» һәм башка оешмалар бар иде.

Эшчеләр җитмәгән предприятиеләр чыннан да җитәрлек. Бүгенге көндә, мәсәлән, инженер, фрезерлаучы, төягеч йөртүче, комплектлаучы, сәүдә залларын контрольдә тотучы, менеджер, агент, икътисадчы кебек һөнәр ияләре кирәк. Үзәк хезмәткәрләре сүзләренә караганда, ярминкәгә килүчеләр саны шактый күп. Алар көненә 100 гә якын кеше кабул итәләр. Узган ел бирегә эш эзләп килгән 100 кешенең яртысы үзенә яхшы хезмәт урыннары таба алган. Эш эзләүчеләр арасында күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр. Чыннан да, пенсиягә чыгарга берничә ел калган яисә лаеклы ялда булган кешене хезмәткәр итеп алырга теләмиләр. Бу - беренче чиратта сәламәтлеккә бәйле. Камаз заводына, мәсәлән, пенсия яшен тутырган кешеләрне дә алырга каршы түгелләр. Ләкин күп очракта, алар медицина тикшерүен уза алмыйлар икән. "Бер ай элек кенә Кою заводына барып караган идем, урнашып булмады. Эше, чыннан да, авыр. Медицина тикшерүләрен тиешенчә үтә алмадым. Үзем дә белеп торам, сәламәтлек яхшы түгел, кан басымы уйный. Ләкин ипотекага фатир алган балаларга ярдәм итәсем килә. Аларның хезмәт хаклары тулысынча шул фатирга түләүгә кереп бетә. Үземнең пенсия үземә җитеп бара, ләкин шуңа өстәп тагын кимендә 10 000 сум хезмәт хакы да алып барсам, балаларга азрак булса да ярдәмем тияр иде", - ди 72 яшен тутыручы Айдар абый. Шулай ук, күпләрне кечкенә хезмәт хакы канәгатьләндерми.
Шәһәрдәшебез Гөлсинә ханымга 47 яшь кенә булуына карамастан, ул инде 1 елдан артык эш таба алмый икән. "Күп җирдә хезмәт хакы аз хәзер. Менә монда да заводларга җыештыручылар, әйберләрне комплектлаучы һ.б. вакансияләр тәкъдим итәләр. Ләкин хезмәт хаклары бик түбән, иң югарысы 12 000 сум. Үзегез беләсез, андый хезмәт хакына яшәве бик авыр хәзер. Хезмәт хакы югары булган җирләр дә юк түгел, ләкин анда беренче чиратта яшькә игътибар итәләр. 50гә якынлашып киләсең икән, алырга теләмиләр", - ди Гөлсинә апа. Яшьләргә исә күбрәк "МТС", "Таттелеком" кебек компанияләрдә оператор вакансиясен тәкъдим итәләр. Эш тәкъдим итүчеләрнең сүзләренә караганда, буш урыннар күп. Моның сәбәбе, хезмәт хакы алу системасы үзгә булу. Яисә һәрбер оешмадагы кебек оклад төшенчәсе монда кулланылмый. Ягъни кеше үзе күпме эшли, шуның кадәр хезмәт хакы ала. Бу очракта, эшчеләрнең хезмәт хакы күпме гариза кабул итүенә карап исәпләнә.
Ярминкәгә килгән һәрбер кеше үзен кызыксындырган эш урыны турында тулы мәгълүмат туплый ала. Әгәр ул аңа туры килә дип саный икән, шунда ук үзе турында белешмә калдырып, әңгәмәгә языла. Бүгенге көндә Чаллыда 1000 гә якын кеше эш эзли, бу сан шәһәрдәшләребезнең 0,49%ын тәшкил итә. Шунысын да искәртеп үтергә кирәк, безнең шәһәрдә һәр эшсез кешегә 5әр эш урыны туры килә. Ләкин, шулай булуына карамастан, эшсезләр саны кимеми, киресенчә арта гына. Әйе, эше булган кеше бәхетле ул. Ә инде аның хезмәт хакы да яхшы булса, икеләтә бәхет, шатлык.
Эльвира Гайнетдинова Гөлсәрия ХӘЛИУЛЛИНА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев