Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшмәкәрлек: фикерләшү юл табарга булыша

Бүген эшмәкәрләрне кадрлар мәсьәләсе, ташландык фермаларны һәм буш яткан җирләрне кулланышка кертү, газга тоташтыру процедураларын гадиләштерү кебек проблемалар борчый. Эшмәкәрлек советының XIII киңәйтелгән утырышында алар әлеге мәсьәләләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерде.

Республика башлыгы мондый очрашуларның даими үткәрелеп килүен һәм аларның республикада эшлекле климатны яхшырту, шулай ук инвестиция потенциалын үстерү юнәлешендә эшләвен билгеләп узды.
– Фикер алышулар эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләрен хәл итү юлларын табарга булыша. Без эшмәкәрләргә, аларны борчыган проблемаларга мөнәсәбәтне гомумән үзгәртергә телибез. Шул уңайдан район һәм республика гына түгел, федераль хезмәттәшләр белән дә эшлибез, – диде ул.

Иң эшлекле район – Сарман

Татарстан Президенты каршында Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифаларын башкаручы Венера Камалова утырышта катнашучыларны республика шәһәрләре һәм авылларындагы эшлеклелек активлыгы белән таныштырды. Эшлекле климатны ачык­лар өчен июнь аеннан алып сентябрьгә кадәр районнарда эшләүче эшмәкәрләр арасында сораштыру уздырылган. Сораштыруда барысы 16 мең эшмәкәр катнашкан. Аның барышында эшмәкәрләрнең хакимият белән үзара мөнәсәбәте, беренчеләренең эшлекле активлык­ка карата фикере өйрәнелгән.
– Бүген республикада 163 мең урта һәм кече эшмәкәр санала. 85 меңе – шәхси эшмәкәр, 77 меңе – юридик затлар. Узган елның маеннан алып бүгенгә кадәр 1200 яңа предприятие ачылган, бу – 1,3 процент үсеш дигән сүз. Беренче карашка бу сан кечкенә генә тоелса да, аның артында кече һәм урта бизнес­та зур хәрәкәт баруын күрәсең. Сораштыруда катнашкан эшмәкәрләрнең 44 проценты, бизнесны алып бару шартлары начарайды, дигән фикердә тора. Алар арасында сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр күбрәк булуы ачыкланды. Андыйлар керемнең кимүен һәм көндәшлек зур булуын әйтә. Җитештерү өлкәсендә эшләүчеләр үзләрен яхшырак хис итә, шул рәвешле керем үсүен дә билгеләп узалар, – дип сөйләде ул.

Эшлеклелек активлыгы буенча районнар һәм шәһәрләр арасында рейтинг төзелгән. Лидерлар рәтендә – Сарман, Балтач, Теләче, Лаеш һәм Саба районнары. Исемлек азагында Әтнә, Лениногорск, Апас һәм Азнакай. Эре шәһәрләрне аерым тикшергәннәр. Анда беренчелек Яшел Үзән районында. Рейтингны Казан төгәлли.

Вакыт әрәм булмасын

Эшмәкәрләрне иң борчыган мәсьәлә бүген – сезон саен газга яңадан тоташтыру процедурасы. Бу эш бер ай вакытны ала аның өчен һәм 25 төрле этап үтәргә кирәк. «Народная аптека» җәмгыяте генераль директоры Илдар Гыйльманов моны үз мисалында сөйләде.
– Документлар артыннан йөрү өчен генә дә бер атна кирәк. Ә вакыт безнең төп ресурсыбыз. Бу очракта электрон процедураны куллану отышлы булыр иде. Зур булмаган коммерцияле оешмалар өчен документлар әйләнешен гадиләштереп булмасмы икән. Чистайда гына да 400 шәхси эшмәкәр һәм җавап­лылыгы чикләнгән җәмгыять бар. Барысын бергә исәпләсәң, бер елга 1200 эш көне һәм 5 млн сум акча кирәк була. Бу вакыт һәм финанс ресурсы бизнес өчен нәтиҗәлерәк эшкә юнәлтелер иде, – ди ул.

Чистай эшмәкәрләре документлар артыннан йөрү өчен 25 урынына 18 этап калдырып, хезмәт күрсәтү вакытын ике тапкырга киметә алган. Моны башка районнарда да кулланырга тәкъдим иттеләр.
Утырышта катнашкан «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Рөстәм Госманов сүзләренчә, газга сезонлы тоташу процедурасын 20 минутка кадәр кыскартып була. Моның өчен сайтыбызда электрон гариза бирү өчен махсус сылтама куелды, диде ул. Шуннан биш көн эчендә газчылар килә, документлар тәртиптә булса. Газ шунда ук бирелә. Бу практиканы Яшел Үзәндә сынап караганнар.

Рөстәм Миңнеханов, аңа җавап итеп, оешмалар гаризаларны электрон рәвештә бирсен, аннары газчылар билгеләнгән вакытта килеп эшләсеннәр дә төп документ сезгә юллансын да, ә сез вакытын билгеләрсез, диде. Аныңча, бу комплекслы эш булачак. Куркынычсызлык таләпләре дә бозылмаячак.

Фермалар буш тормасын

Утырышта сүз ташландык фермалар һәм кулланылмый яткан җирләрне эшкә җигү турында да булды. Эшмәкәрлекне үстерү өчен җирләр җитми, шул ук вакытта хуҗасыз җирләр дә күп. Алексеевск районында 20 мең җир участогы һәм 11 мең капиталь төзелеш объекты тикшерелгән. Анализ нәтиҗәләре буенча, 6 меңнән артык җир участогы һәм 3 мең капиталь төзелеш объектының хуҗасыз булуы ачыкланган. 334 хуҗасыз ферма бар икән һәм аларның 132сен фермерлар легаль булмаган рәвештә куллана. Ә яхшырак хәлдәге 28 ферманы ташламалы шартларда бизнеска арендага биреп булыр иде, дигән фикердә тора эшмәкәрләр.

«АГРО-СОЮЗ» җәмгыяте директоры Сергей Полянских рәсми рәвештә үзе кулланган милекнең хуҗасы була алмавын, шул ук вакытта алар аныкы булуы, кайчандыр сатып алганлыгы турында сөйләде. Исәптә хуҗасыз дип теркәлгәннәр, үзенеке дип теркәтер өчен шактый проблемалар белән очрашкан. Әйтик, бер бинага ремонт ясарга уйлаганнар, махсус программада катнашу өчен, милеккә хокукың булу кирәк. Залогка кредит та алып булмый, терлек сатып ала алмый, чөнки ферма аныкы дигән документы юк.
Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов, аның сүзен хуплап, бу очракта дача амнистиясенә охшаш программа кабул итәргә тәкъдим итте.
– Бу шактый катлаулы процесс, хокукны суд процедурасы аша танытырга мөмкин, әмма аның өчен шактый акча һәм тәҗрибәле юрист кирәк. Фермерлар өчен бу бик кыйбатка чыга, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов проблеманы лизинг компаниясе ярдәмендә хәл итеп була дигән фикердә.

– Ташландык фермаларны һәм җирләрне алырга әзер кешеләр бар икән, безгә законлы юлын табарга кирәк. Һәр участокны аерым межалап утыру шактый акча таләп итә. Бердәм документ булдырылса, фермерларга һәм эшмәкәрләргә тапшырып булыр иде, – диде ул.

Кадрлар җитми

Бизнесны алып бару өчен кадр­лар җитмәү дә кискен проблема булып кала бирә. Әлмәттәге бер күңел ачу үзәге директоры Ульяна Мөхәммәдиева әйтүенчә, хезмәткәрләр табу өчен бер мәйданчык булырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов исә бизнес вәкилләренең кадрларны бер-берләреннән тартып алуын, шуның белән проблеманы хәл итәргә тырышуларын, ә аларны әзерләү белән беркемнең дә шөгыльләнәсе килмәвен билгеләп узды. Хезмәткәрләр әзерләү системага салынса, бу проблема хәл ителәчәк, диде ул.

«Домашняя столовая» җәмгыяте директоры Равил Сабиров проблеманы чишү юлын мәшгульлек үзәкләре белән эшләүдән күрә.
– Бу үзәкләр белән эшләү җайсыз. Бердән, бюрократик процедура катлаулы. Икенчедән, анда халык эш табу максатыннан түгел, пособие алыр өчен мөрәҗәгать итә, – дип, эшмәкәрләр һәм мәшгульлек үзәкләре белән берлектә эшче төркем төзергә тәкъдим итте.
Равил Сабировның сүзе белән Президент та килеште, безгә белгечләр әзерләргә кирәк, аларны укыту өчен берничә айлык курслар үткәрү дә җитә, диде.

 

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/eshmkrlek-fikerlsh-yul-tabarga-bulysha

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев