Шəhри Чаллы

Эшмәкәрлек мәктәптән башлана

Гали Акыш исемендәге лицейда “Укучылар арасында эшмәкәрлекне үстерүдә мәйдан буларак мәктәп бизнес компанияләре” дигән темаган “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү булды.

Ан­да сәү­дә-сә­нә­гать па­ла­та­сы ге­не­раль ди­рек­то­ры Фә­рит Бә­шә­ров, икъ­ти­са­дый үсеш һәм эш­мә­кәр­лек­кә яр­дәм итү ида­рә­се баш­лы­гы урын­ба­са­ры Ай­рат Саг­де­ев, ИТ-парк биз­нес-ин­ку­ба­то­ры­ның про­ект­лар бу­ен­ча әй­дәп ба­ру­чы ме­нед­же­ры Фә­ем Ни­за­мов, Чал­лы­да­гы мәк­тәп эш­мә­кәр­ле­ге ку­ра­то­ры Ла­ри­са Мак­си­мо­ва, 84нче ли­цей ин­тер­нат, 1,12нче мәк­тәп­ләр­нең вә­кил­лә­ре кат­наш­ты.

Ку­нак­лар Га­ли Акыш ли­це­е­ның мәк­тәп эш­мә­кәр­ле­ге бе­лән дә та­ныш­ты­лар. Би­ре­дә­ге “ Ак Кош” биз­нес ко­мап­ни­я­се бө­тен­рос­сия бәй­ге­лә­рен­дә дә җи­ңү яу­ла­ды. Ком­па­ния вә­кил­лә­ре үз­лә­ре­нең про­ект­ла­рын тәкъ­дим ит­те­ләр, со­рау­лар­га җа­вап бир­де­ләр. Бу ком­па­ния “Гно­мик Дрёма” про­дук­тын күр­сәт­те. Әле­ге про­ект XVI рес­пуб­ли­ка ба­ла­лар ком­па­ни­я­лә­ре сле­тын­да “Ях­шы то­вар” но­ми­на­ци­я­сен­дә җи­ңү­че дип­ло­мы ал­ды. Алар бе­лән “Фан Чу­лан” арт-сту­ди­я­се хез­мәт­тәш­лек итәр­гә те­ләк бел­дер­де.

“Тү­гә­рәк өс­тәл” ар­тын­да сөй­лә­шү­дә мәк­тәп уку­чы­ла­ры арас­ны­да эш­мә­кәр­лек­не үс­те­рү мәсь­ә­лә­лә­ре ту­рын­да фи­кер алыш­ты­лар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: