Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшсезләргә пособие артачак

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эшсезлек буенча пособие күләмен арттыруны күз уңында тотучы закон проекты әзерли. Проектта эшсезлек өчен пособиенең минималь һәм максималь күләмен арттыру тәкъдим ителә. Шулай ук үзгәрешләр кешене эшсез итеп тану процедурасын гадиләштерәчәк, дип хәбәр итәләр ведомствода. Русиядә бүген эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме - 850,...

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эшсезлек буенча пособие күләмен арттыруны күз уңында тотучы закон проекты әзерли. Проектта эшсезлек өчен пособиенең минималь һәм максималь күләмен арттыру тәкъдим ителә. Шулай ук үзгәрешләр кешене эшсез итеп тану процедурасын гадиләштерәчәк, дип хәбәр итәләр ведомствода. Русиядә бүген эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме - 850, максималь күләме 4900 сум тәшкил итә. Хисап палатасы башлыгы Татьяна Голикова әйтүенчә, илдә эшсезлек дәрәҗәсе акрынлап кими. Теркәлгән эшсезләр саны, пособие күләме түбән булу сәбәпле, гамәлдәгедән азрак. Акча аз булганга, кешеләр пособие алуга кәгазь җыюдан, Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлүдән баш тарта, дип белдерә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев