Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшсезләрнең хәлен кайгыртып...

Ил­дә­ге икъ­ти­са­дый вәз­гы­ять кат­лау­лы. Күп ке­ше ирек­сез­дән эш­сез кал­ды. Алар­га га­и­лә­ләрен карарга акча ки­рәк.

Шә­һә­ре­без­нең “Рос­си­я­дә хез­мәт” кадр­лар үзә­ге эш­сез­ бу­лып тер­кәл­гән ке­ше­ләр­гә по­со­бие тү­ли. Үзәк җи­тәк­че­се Тать­я­на Бы­да­но­ва әй­тү­ен­чә, бү­ген­ге көн­дә бу ка­те­го­ри­я­дә­ге граж­дан­нар­га 13375 000 сум по­со­бие тү­лән­гән.

“Бу по­со­бие Рос­сия хө­кү­мә­те­нең 2020 ел­ның 12 ап­ре­лен­дә чык­кан ка­ра­ры ни­ге­зен­дә эш­сез­ калучыларга би­ре­лә. Аның кү­лә­ме 12130 сум. Бү­ген­ге көн­дә эш­сез­лек бу­ен­ча 3923 ке­ше үзәк­тә тер­кәл­гән. Эш­сез­лек дә­рә­җә­се Чал­лы­да 1,39% тәш­кил итә. Агым­да­гы ел­ның 30 мар­тын­нан эш­сез­ләр са­ны 2340ка арт­ты”, – ди Тать­я­на Бы­да­но­ва.

Мон­нан тыш, 1 март­тан эш­тән ки­теп, “Рос­си­я­дә хез­мәт” үзә­ген­дә эш­сез бу­лып тер­кәл­гән ке­ше­нең һәр ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­сы­на 3000 сум ак­ча би­ре­лә.

 

“Ил­дә­ге икъ­ти­са­дый вәз­гы­ять кат­лау­лы. Күп ке­ше ирек­сез­дән эш­сез кал­ды. Алар­га ба­ла­ла­рын ка­рар­га, га­и­лә­не ас­рар­га  акча ки­рәк. Дә­ү­ләт­нең мон­дый яр­дә­ме бик урын­лы. Бу афәт бе­теп, элек­ке­ге­чә яши баш­ла­сак иде”, – ди шә­һәр­дә­ше­без Ли­лия Аху­но­ва.

 

Дә­ү­ләт­нең әле­ге яр­дә­мен алу өчен, ирек­сез­дән эш­сез кал­ган ке­ше­ләр “Рос­си­я­дә хез­мәт” үзә­ге­нә мө­рә­җә­гать итәр­гә ки­рәк. Тик үзәк­кә бар­ган­да бит­лек һәм пер­чат­ка ки­яр­гә оныт­ма­гыз.

Пен­сия фон­ды ида­рә­се хә­бәр ит­кән­чә, өч яшь­кә ка­дәр­ге ба­ла­ла­ры бул­ган, ана ка­пи­та­лын алу хо­ку­кы­на ия га­и­лә­ләр­гә 5 000 сум кү­лә­мен­дә тү­лә­ү­не алу өчен га­ри­за­ны КФҮ­дә тап­шы­рыр­га мөм­кин. Ана ка­пи­та­лы алу хо­ку­кы­на ия бул­ган яки бу хо­кук­ка ин­де ия бул­ган га­и­лә­ләр­гә (өч яшь­кә ка­дәр­ге ба­ла­ла­ры бул­ган) өс­тә­мә фи­нанс яр­дә­ме фе­де­раль бюд­жет­тан би­ре­лә, тү­ләү ана ка­пи­та­лы кү­лә­мен ки­мет­ми һәм га­и­лә­нең баш­ка со­ци­аль яр­дәм ча­ра­ла­ры­на хо­ку­кын билге­лә­гән­дә исәп­кә алын­мый. Шу­лай ук ак­ча алу өчен es.pfrf.ru пор­та­лын­да шәх­си ка­би­нет яки gosuslugi.ru аша агым­да­гы ел­ның ок­тяб­ре­нә ка­дәр га­ри­за би­рер­гә мөм­кин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев