Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эт тешләгән балага әлегә операция ясарга ярамый

Аның өчен бу зур стресс булачак.

Новотроицкое поселогында эт тешләгән өч яшьлек Муса балалар бакчасына йөри башлаган. Әтисе Руслан Шакиров сүзләренә караганда, аның хәле яхшы, тик бүгенге көндә  битенә пластик операция ясарга ярамый.

– Белгечләр бу аның өчен зур стресс булачак. Хәзер без шәхси шифаханәгә тегелгән җөй урыннарын  шомартырга йөрибез. Бу тегү урыннары шома булсын өчен кирәк, – ди Руслан.

Мусаның битендә өч җөй бар. 

– Эткә килгәндә, аның хуҗасы табылмады. Табылмаячак та инде.  Кемнең жавап бирәсе  килсен? Этне башта Тукай районы ветеринария берләшмәсендә  10 көн тоттылар. Монда аңа сәламәт дип белешмә бирделәр, – ди Руслан Шакиров.  
Ләкин кайбер вируслар эттә 60 көнгә яшәргә мөмкин. Шуңа күрә аны ике айга Димитровград шәһәрендәге питомникка урнаштырырга туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев