Этләр талап үтергән
Эшкә киткән хатын-кызның мәетен кырда тапканнар.
Ял көннәрендә социаль челтәрләрдә коточкыч хәбәр таралды. Башкаланың Самасырово бистәсендә хайваннар тешләгән хатын-кыз мәете табылды. Аның бер аягының яртысы юк диделәр.
Татарстан Тикшерү комитеты хәбәр итүенчч, үлгән хатын-кызның тәнендә хайваннар тешләгән эзләр табылгач, социаль челтәрләрдән файдаланучылар аны этләр талаган дигән нәтиҗә ясады.
Рәсми органнар әлегә бернинди дә нәтиҗәләр ясамый, чөнки хатын-кызның үлеме сәбәбен төгәл билгеләячәк суд экспертизасы нәтиҗәләрен көтәргә кирәк. Тикшерү комитеты иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү, ваемсызлык һәм саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәләре буенча җинаять эше кузгатты.
«Бу хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Кирәкле экспертизалар билгеләнде», – дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. ТР Прокуратурасының рәсми вәкиле Руслан Галиев прокуратура эшне тикшерү барышын контрольгә алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев