Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фаил Камаевны СИЗОга җибәрделәр

Тукай районы башлыгына сак чарасы билгеләнде.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев 18 июньгә кадәр СИЗОда утырачак.  

Исегезгә төшерәбез, аны кичә, 19 апрель көнне кулга алдылар. Ул ришвәт алуда гаепләнә. ТР Тикшерү комитеты белдерүенчә, ул 2022 елда бер фирмага район объектларында төзелеш эшләре алып бару өчен подряд килешүләре төзүдә ярдәм итә. Моның өчен законсыз рәвештә 1,3 млн сум күләмендә төзелеш материаллары ала. 

Фаил Камаевның хокукларын адвокат Евгений Котов һәм экс-тикшерүче Станислав Хораськин яклаячак. 

Ришвәт алу маддәсе буенча аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев