Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәридә Хафизова: «Хәрбиләрнең өйләрендәге кебек баллы кофе эчәселәре, тәмле ризыклар ашыйсы килә»

Чаллының «Йорт төзүчеләр» территориаль иҗтимагый советы рәисе Фәридә Хафизова шушы көннәрдә Кырымда гуманитар миссия үтәп кайтты.

Сәяхәттән алган кичерешләрен безнең белән дә уртаклашты. Ул гуманитар ярдәмне озатырга кеше кирәк дигән хәбәргә битараф калмаган, ялының бер өлешен Украина якларына барып кайтуга багышлаган. 

Әфган, Чечен сугышларында катнашкан ир-егетләрне берләштергән «Герат» иҗтимагый оешмасы вәкилләре җәй көне Украина ягына археологик экспедициягә баргач, солдатлар белән очрашып аралашканнар. Һәм туган якларына кайтып, солдатларга гуманитар ярдәм җыярга карар иткәннәр. Аларның изге гамәленә шәһәрдәшләр дә кушылган. Гуманитар йөкне озата бару өчен ир-ат экспедитор эзләгән алар, тик кайсы эштән китә алмаган, кайсын хатыны җибәрергә курыккан. Фәридә Хафизова исә озак уйлап тормаган, тиз арада җыенган һәм йөк машинасы шоферы белән бергә гуманитар миссия белән Кырымга киткән. Алар сигез көн эчендә әйләнеп тә кайттылар.

– Теракт булу сәбәпле Кырым күпере аша чыга алмадык. Паром белән чыкмакчы идек – Кара Диңгездә шторм. Ахырдан Украинаның азат ителгән шәһәрләрен узып, кирәкле җиргә исән-сау барып җиттек. Шофер юлны күзәтте, ә мин аның янына утырып, тирә-юньне карап бардым. Тәҗрибәле машина йөртүче белән юлда алай куркытмады. Мариуполь һәм башка шәһәрләрне, Азов заводын күрдек. Биредә халык тыныч тормышка кайта башлаган. Автобуслар йөри, кешеләр эшкә бара, сәүдә павильоннары ачыла. Кешеләр әкрен генә җимерелгән торакларын төзекләндерәләр. Россиялеләр яңа йортлар төзиләр, юлга асфальт җәяләр. Украинада кырлар эшкәртелгән, көзге чәчү үткәрелгән. Дөрес, кайбер урыннарда көнбагышлар җыеп алынмаган иде әле, – дип сөйләде ул Украинада күргәннәре турында. 

Алар бер шәһәрдәге госпитальгә һәм складка 20 тоннага якын гуманитар йөк бушатканнар. Термокиемнәр һәм башка кирәк-яраклар фронтның алгы сызыгындагы солдатларга җибәрелгән. Инвалид арбасы, таяклар, кырыну станоклары, шәхси гигиена әйберләре госпитальдәге яралы егетләргә таратылган. Фәридә ханымнарга волонтер кызлар һәм Чаллыдан үз машинасы белән гуманитар йөк төяп барган 12 балалы әни дә кушылган. Аларга госпитальдә егетләр белән сөйләшү өчен ике тапкыр 15әр минут вакыт биргәннәр. «Волонтер кызлар яу кырыннан китерелгән Татарстан егетен очратканнар. Аның иңнәренә Татарстан флагын куеп: «Без сезне ташламыйбыз», – дидек. Ул ихластан елмайды. Янында яткан башка республика егетләре аңардан ак көнләшү белән көнләшкәннәрдер, мөгаен. Яралы егет дәваланганнан соң яңадан хәрби операциягә китәргә тели. Солдатлар волонтер кызларыбыз белән уртак телне тиз таптылар. Сөйләшә торгач, Татарстан егетенең Чаллыда туганнары булуы да ачыкланды», – ди Фәридә ханым.

Госпитальдә авырулар өчен кием-салым, дарулар да җитәрлек икән. Әмма аларга шәхси гигиена әйберләре – сланцы, шампунь, сабын кебек көндәлек тормышта куллану әйберләре җитми. Хәллерәк кешеләр яралы уллары янына үзләре бара. Ә менә ерактан килүче солдатларга ярдәм кирәк. «Без волонтерлар ярдәме белән кемгә нәрсә кирәген белеп, шул әйберләрне алып барырга тырыштык. Госпитальдәге егетләргә гитара, тәмле ризыклар, сарымсак, шәһәрдәшләребез бәйләгән җылы носкилар, киемнәр бирдек. Шигырьләр сөйләдек, укучыларның хатларын тапшырдык. Бу әйберләрдән тыш, «Бу – сезне саклап йөртә торган әйбер. Көч һәм рух бирә. Без сезнең белән бергә!» дип, Татарстан егетләренә республикабыз флагын, калганнарына Россия әләмен тапшырдык.

Без гуманитар ярдәмнең адресатларына барып җитүен үзебез күрдек. Борчылырга, паникага бирелергә ярамый. Һәр кеше үз урынында җиңүгә үз өлешен кертергә тиеш. Анда көне-төне атышалар. Хәрби өйрәнүләр тәүлек буена бара. Солдатлар да, госпитальдәгеләр дә мөһим әйберләр белән тәэмин ителгән. Санитаркалар аларны кайнатмалар белән дә сыйлыйлар. Әмма хәрбиләрнең өйдәге кебек баллы кофе эчәселәре, тәмле ризыклар ашыйсы килә. Аларга рух, дәрт һәм җиңү өчен Татарстан, Россия флаглары кирәк. Госпитальләрдә урта медицина хезмәткәрләре җитми», – ди язмам герое.

Фәридә ханымны волонтер кызларның, күп балалы ананың, гуманитар ярдәм илтергә машина һәм аңа ягулык өчен акча биргән депутатның, хәрбиләргә пенсиясеннән 100әр, 1000әр сум өлеш чыгарган өлкәннәрнең – барысының да бер дулкында булуы сокландырган. «Бергә һәм бердәм булганда җиңәрбез. Мин күңелем белән һаман анда әле, әмма хискә бирелеп утырырга вакыт юк. Гуманитар ярдәм җыюны туктатмыйбыз. 56/07 йортында урнашкан «Герат» оешмасында дежур торабыз, шәһәрдәшләребез җылы киемнәр, дарулар, акча китерәләр. Без солдатларга һәм яралыларга нәрсә кирәген белдек. Волонтер кызларыбыз телеграмдагы төркем аша хәбәрләр тараталар, ниләр кирәген белешәләр. Кирәк икән, тагын барам. Күбрәк сарымсак алып барам, ул табигый антибиотик бит. Мобилизациягә китүче хәрбиләрнең дә, тылда калганнарның да максаты бер: илебез чикләрен саклау. Без ир-егетләребезгә мөмкин кадәр күбрәк рухи һәм матди ярдәм күрсәтергә тиеш!» – ди ул. 

Фото Фәридә Хафизовадан алынды 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт