Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фатих Сибагатуллин: Мин гафу үтенергә әзер, әмма кемнән икәнен белмим

Дәүләт Думасы депутаты массакүләм мәгълүмат чараларында аның сүзе буенча кузгалган бәхәскә карата фикерен белдерде. Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин "журналистның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын якларга кирәк, һәм хакимият белән җәмгыять арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру мөһим", дип саный. Ул үзенең: "Журналистлар - хезмәтчеләр алар" дигән сүзенә карата массакүләм мәгълүмат чараларында кузгалган...

Дәүләт Думасы депутаты массакүләм мәгълүмат чараларында аның сүзе буенча кузгалган бәхәскә карата фикерен белдерде. Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин "журналистның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын якларга кирәк, һәм хакимият белән җәмгыять арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру мөһим", дип саный. Ул үзенең: "Журналистлар - хезмәтчеләр алар" дигән сүзенә карата массакүләм мәгълүмат чараларында кузгалган бәхәскә карата фикерен "Татар-информ" агентлыгына белдерде. Бу сүзләрне депутат Казан басмаларының бер журналисты белән аралашу вакытында әйткән. "Мин гафу үтенергә әзер, әмма кемнән икәнен белмим. Мин төгәл фамилияләр атамадым һәм беркемне дә рәнҗетү уем юк иде", - диде ул агентлык хәбәрчесе белән әңгәмәдә. Парламентарий шулай ук үз позициясен төгәл үк белдермәгәнлеген, ә аның әйткән сүзләре фикер йөртү барышында яңгыравын да җиткерде. Әгәр депутатлар "халык хезмәтчеләре" икән, дәүләтнеке булмаган басма журналистлары, кызганычка, кайвакытта үз "хуҗалары" (басма җитәкчеләре, инвесторлар һ.б.) хезмәтчеләре була. Бу проблема әлеге тармакта иң мөһимнәрнең берсенә әйләнеп бара, дип билгеләп үтте Сибагатуллин. Мондый бәйлелек журналистларга үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге бирми, бу исә гражданнар массакүләм мәгълүмат чараларыннан ала торган мәгълүматның дөреслегенә хилафлык китерергә мөмкин. Парламентарий белдерүенчә, проблеманы - журналистның статусын күтәрә һәм аңа гарантияләр бирә торган хокукый документ кабул итеп кенә хәл итәргә мөмкин. Нәтиҗәдә, бу ирекле матбугатны үстерүгә китерәчәк. Фатих Сибагатуллин хезмәт бурычы буенча журналистлар белән теләп аралашуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев