Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фатир алу өчен кулай вакыт

Россия вице-премьеры Игорь Шувалов ашыгырга киңәш итә. Кая дисезме? Илдә фатир сатып алу өчен иң кулай вакыт икән. Кризис чорында мондый тәкъдимнәр сәер яңгырый, әлбәттә. Әмма түрәләрнең үз туксаны туксан. Игорь Шувалов әйтүенчә, бүген торак базарында тынычлык хөкем сөрә. "Фатир бәяләре үсүдән туктады. Гомумән, торак базарында яхшы тәкъдимнәр күп. Банклар...

Россия вице-премьеры Игорь Шувалов ашыгырга киңәш итә. Кая дисезме? Илдә фатир сатып алу өчен иң кулай вакыт икән. Кризис чорында мондый тәкъдимнәр сәер яңгырый, әлбәттә. Әмма түрәләрнең үз туксаны туксан. Игорь Шувалов әйтүенчә, бүген торак базарында тынычлык хөкем сөрә.

"Фатир бәяләре үсүдән туктады. Гомумән, торак базарында яхшы тәкъдимнәр күп. Банклар да ипотека кредиты рәсмиләштерә", - дигән ул. Шуңа күрә яңа фатир сатып алу яки булганын алыштыру турында хыялланып йөрүчеләргә тизрәк уйларга кушкан. Вице-премьер якты киләчәк тә фаразлаган. Аның сүзләренә караганда, ил икътисады катлаулы шартларга яраклашкан. Хәзер үсеш турында уйлана башласаң да ярый. Кредит алудан куркырга кирәкми, дигән фикердә ул.

Тик менә Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре генә киресен "сөйли". Илдә яшәүчеләрнең өчтән икесе чыгымнарын мөмкин кадәр киметкән. Респондентларның 87 проценты банктан бурычка акча алырга куркуын да әйткән. Банкларга ышанасызмы, дигән сорауга җаваплар төрле. Сораштыруда катнашучыларның һәр өченчесе маяны исәп-хисап счетында сакларга кирәк, дигән. Ә менә респондентларның 39 проценты моңарчы банкта җыеп барган байлыгын да мендәр астына алып кайтып яшергән. Илдә яшәүчеләрнең акчаны кысып тотуын белгечләр дә раслый. Моның нәтиҗәсе буларак ваклап сату өлкәсендә товар әйләнеше күрсәткечләре кими, дигән алар. Ничек итеп халыкны кесәдәге акчасын туздырырга мәҗбүр итәргә? Бу сорау Игорь Шуваловны да борчый, ахры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев