Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фатир кыйммәтләнә

Икенчел торак базарында фатир бәяләре арту буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче урынга чыккан.

Бер ел эчендә икенче торак базарындагы фатирның квадрат метры 14 процентка арткан, 41 мең сумнан 46 мең сумга җиткән. Күчемсез милек агентлары мондый хәл 2015 елда бер күзәтелгән иде дип искә ала. Ул чакта бер квадрат метр 64 мең сумга кадәр җиткән булган. «Авито» сайты уздырган күзәтүләр буенча, Казаннан кала, иң кыйммәт фатирлар Мәскәүдә (бер квадрат метры – 212 мең тирәсе), Санкт-Петербургта – (бер квадрат метры 132 мең тирәсе). Ә иң арзаны Чиләбе һәм Кемер өлкәсендә. Анда икенчел торак базарындагы фатирның квадрат метры уртача 30 мең сум тирәсе. 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/fatir-kyymmtln

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев