Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фатир сатып алганда: җиде кат үлчә, бер кат кис

Редакциябезгә күчемсез милеккә кагылышлы сораулар еш килә. Күпләрне фатирны сатып алгандагы таләпләр кызыксындыра, ярык тагарак алдында калмас, мошенниклар корбаны булмас өчен нишләргә, дип мөрәҗәгать итүчеләр дә җитәрлек.

Укучыларыбыз­ны борчыган сорауларны Татарстан Кадастр палатасы эксперты Анна Кайновага бирдек.

– Соңгы елларда күчемсез милек өлкәсендә алдалану очраклары еш күзәтелә. Монда документ эшеннән башка булмый. Нинди документларга аеруча игътибар итәргә кирәк?
– Иң төп документларның берсе – Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан белешмә алу. Ул торакның милекчесе кем икәнен төгәл күрсәтә. Мошенниклык очракларыннан саклану өчен кайбер башка документларга да игътибар итәргә кирәк: әйтик, торак башка берәүгә мирас буларак күчмәгәнме, милек буларак башка кешегә бирелмәгәнме, сатып алу килешүе, бүләк итү килешүе ни хәлдә? Элек 2016 елга кадәр торакны милек итеп теркәгән очракта, теркәлү таныклыгы бирелә иде. Ул документ белән кызыксынсагыз да була. Торакны сатып алганда, хуҗалары ирле-хатынлы икән, нотариус тарафыннан расланган фатирны сатуга рөхсәт кәгазе булса ышанычлырак. Әлеге объектта аерылышкан ирнең йә хатынның туганнарының өлеше юкмы икәнен дә ачыклагыз.

– Кайбер кеше торакны бүләк итеп бирә, анысы нәрсә белән аерыла? Бүләк килешүе нәрсә ул?
– Бүләк итү сатып-алу килешүеннән аерылып тора. Бу очракта фатир өчен акча алынмый, торак бушлай бирелә. Дөрес, бүләк итүче үзенең шартларын, таләпләрен куярга хаклы. Милекне бүләк итеп биргәндә, килешүне ирек­ле формада язарга рөхсәт ителә, шулай ук документны нотариустан раслатырга да була. 2013 елның 4 мартыннан кабул ителгән үзгәреш­ләр нигезендә, бүләк итү килешүе вакытында дәүләт теркәве таләп ителми. Нинди генә килешүне имзаласагыз да, җентекләп тикшерергә кирәклеген онытмагыз. Юкка гына, җиде кат үлчә, бер кат кис, дими халык мәкале.

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/fatir-satyp-alganda-ide-kat-lch-ber-kat-kis

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев