Фатирларны табигый бәла-казалардан иминиятләштерү мәҗбүриме?
«4августтан фатирларны табигый бәла-казалардан иминиятләштерергә мәҗбүр итәчәкләр. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә бу хакта яңа графа барлыкка киләчәк, сак булыгыз!» Социаль челтәрләрдә таралган әлеге хәбәр халыкта борчу уятты. Редакциябезгә дә бу хакта кызыксынып шалтыратучылар шактый.
Чыннан да, Россия Президенты имзалаган гражданнарны табигый бәла-казалардан саклау максатыннан, 4 августтан торакны иминиятләштерү турындагы яңа 320нче закон гамәлгә керде.
Закон керүен керде, әмма аны төгәл генә аңлатучы юк. Хәер, әлеге проектны тормышка ашыруда безнең республиканың пилотлы төбәкләр исемлегенә кермәве төгәл билгеле. Шуңа борчылырга сәбәп тә юктыр. Санкт-Петербург, Мәскәү, Төмән, башка шәһәрләрдә августтан кешеләрнең коммуналь түләү квитанцияләрендә торакны иминиятләштерү турында яңа графа барлыкка килер, мөгаен. Бер яктан бу кирәкле нәрсә үзе. Соңгы арада табигый бәла-казалар еш очрый. Әлеге иминиятләштерү фатирны су басу, терактлар, башка бәла-казалар нәтиҗәсендә килгән зыянны каплар өчен компенсация түләүне күздә тота.
Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, безнең республикада түләү квитанцияләрендә яңа графа барлыкка килмәячәк. Дөрес, кеше торагын иминиятләштерергә теләсә, каршы килүче юк. Моның өчен торак милекчеләре белән җыелып сөйләшергә, иминият компаниясен сайларга, бу хакта идарәче компаниягә хәбәр итәргә тиеш. Ничек кенә булмасын, юрист Марсель Шаһидуллин әйтүенчә, торакны иминиятләштерергә берәүне дә мәҗбүр итмәячәкләр. Бу һәркемнең үз иркендә.
http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/fatirlarny-tabigyy-bla-kazalardan-iminiyatlshter-mbrime
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев