Фатирында наркопритон оештырган
Наркотик кулланучылар күршеләргә тынгылык бирмәгән
Чаллы кешесе притон оештыруда, наркотик һәм психотроп матдәләр куллану өчен системалы рәвештә арендага бина биреп торуда гаепләнә. Арендага алучылар үзләренең җинаятьчел гамәлләре белән күрше фатирларда яшәүчеләрнең көнкүрешенә дә зыян салган. Фатирда наркотик матдәләрне үзләре дә ясаганнар. Бина хуҗасына аренда өчен наркотиклар белән түләгәннәр.
Чаллы кешесе үз гаебен таныган. Суд карары нигезендә, ул РФ Җинаять кодексының 232 маддәсенең 1 нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип табылган. Аны шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев