Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Федор Андреев: "Туганнар белән бер йодрык булып яшибез!”

Чал­лы - та­лант­лар­га бай шә­һәр. Үз­лә­рен төр­ле өл­кә­ләр­дә та­ныт­кан фи­да­карь­ләр дә шак­тый. Фе­дор Ан­дре­ев әнә шун­дый күп­кыр­лы та­лант­лар­ның бер­се. Бе­ле­ме бу­ен­ча укы­ту­чы, тор­мыш­та рәс­сам, те­гү­че, би­зәү­че һө­нәр­лә­рен үз­ләш­тер­гән. Хә­зер шул һө­нәр­лә­ре бе­лән сәх­нә ос­та­ла­рын, дус­ла­рын сө­ен­де­рә. Бү­ген ул га­зе­та­быз­ның "Ару­мы­сыз" сә­хи­фә­се­нең ку­на­гы. Фе­дор Ген­надь­е­вич, үзе­гез бе­лән та­ныш­ты­рып үте­гез әле. Мин...

Чал­лы - та­лант­лар­га бай шә­һәр. Үз­лә­рен төр­ле өл­кә­ләр­дә та­ныт­кан фи­да­карь­ләр дә шак­тый. Фе­дор Ан­дре­ев әнә шун­дый күп­кыр­лы та­лант­лар­ның бер­се. Бе­ле­ме бу­ен­ча укы­ту­чы, тор­мыш­та рәс­сам, те­гү­че, би­зәү­че һө­нәр­лә­рен үз­ләш­тер­гән. Хә­зер шул һө­нәр­лә­ре бе­лән сәх­нә ос­та­ла­рын, дус­ла­рын сө­ен­де­рә.

Бү­ген ул га­зе­та­быз­ның "Ару­мы­сыз" сә­хи­фә­се­нең ку­на­гы.

Фе­дор Ген­надь­е­вич, үзе­гез бе­лән та­ныш­ты­рып үте­гез әле.

Мин ту­мы­шым бе­лән Мин­зә­лә ра­йо­ны Кад­рәк авы­лын­нан. Зы­я­лы га­и­лә­дә үс­тем. Әни­ем - Ан­на Ле­бе­де­ва мәк­тәп­тә укы­ту бү­ле­ге мө­ди­ре бу­лып эш­лә­де, 40 ел го­ме­рен ба­ла­лар­га бе­лем һәм тәр­бия би­рү­гә ба­гыш­ла­ды. Әти­ем яһү­ди ка­тыш ке­рә­шен. Без­нең нә­сел ка­раг­ру­чы Зи­новь­ев фа­ми­ли­я­сен­нән бул­ган. Шун­лык­тан әти Ан­дре­ев фа­ми­ли­я­се уй­лап тап­кан. Без шул фа­ми­ли­я­дә йө­ри­без.

Мин га­и­лә­дә 4нче ба­ла бу­лып ту­ган­мын. Әни­ем­нең һө­нә­ре­нә га­шыйк бу­лу сә­бәп­ле, Ала­бу­га пе­да­го­гия ин­с­ти­ту­тын­да рус те­ле һәм әдә­би­я­ты, та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты бел­геч­ле­ге­нә укы­дым. Ан­на­ры 4 ел мәк­тәп­тә та­тар, рус тел­лә­ре, ге­ог­ра­фия, рә­сем, сы­зым дә­рес­лә­ре укыт­тым. Ба­ла­лар­ны бик яра­та идем, уку­чы­ла­рым да ярат­ты. Хә­зер дә ара­ла­шап, оч­ра­шып то­ра­быз.

- Сез­нең авыл­да ке­рә­шен­нәр ге­нә яши­ме?

Элек без­нең авыл­да гел ке­рә­шен­нәр ге­нә яшә­гән. Та­тар­лар­ны яр­мин­кә­ләр­дә ге­нә кү­рә идек. Ка­ра­шай Сак­лау авы­лын­нан ки­лә­ләр иде. Хә­зер та­тар­лар күп.

Сез шул хәт­ле авыл­ны яра­тып сөй­ли­сез. Ни өчен авыл­дан кит­те­гез соң?

За­ма­на­лар үз­гәр­гәч, КА­МАЗ тө­зе­ле­ше гөр­лә­гән Чал­лы­га кил­дек. Бе­рен­че то­рак-экс­пу­ла­та­ци­я­ләү ида­рә­се­нә рәс­сам-би­зәү­че бу­лып эш­кә ур­наш­тым. Буш­лай фа­тир бир­де­ләр. Мо­ңа өс­тә­мә рә­веш­тә көн­кү­реш хез­мә­те күр­сә­тү йор­тын­да да эш­лә­дем. Хә­зер 1984 ел­дан бир­ле шун­да эш­лим. Төр­ле ту­кы­ма­лар­дан ки­ем­нәр те­гәм.

Сез­нең хез­мәт­тән ар­тист­лар да ка­нә­гать. Кем­нәр бе­лән эш­ли­сез?

Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты Ви­та­лий Ага­пов, ат­ка­зан­ган ар­тист­лар - Гөл­да­ния Хәй­рул­ли­на, Ре­зи­дә Шә­рә­фи­е­ва, Га­би­дул­ла Хөр­мә­тул­лин, җыр­чы­лар Ин­зи­лә Сә­ли­мо­ва, Ал­маз Иш­мо­ра­тов, ша­гый­рә Зө­ләй­ха Мин­һа­җе­ва һәм баш­ка­лар.

Ки­ем­нәр­нең эс­киз­ла­рын да үзе­гез ясый­сыз­мы?

Рәс­сам бу­ла­рак, те­ле­лә­се ки­ем­нең төс һәм фор­ма­сын кү­рәм. Шул иде­я­дән ма­тур күл­мәк­ләр туа.

Кон­церт­лар­да ар­тист­лар­ны үзе­гез­нең күл­мәк­ләр­дән күр­гәч, нин­ди хис­ләр ки­че­рә­сез?

Шат­ла­нып уты­рам. Ха­та­лар­ны тө­зәт­кән чак­лар да бу­ла.

Фе­дор Ген­надь­е­вич, соң­гы ва­кыт­лар­да көн­кү­реш хез­мә­те йор­тын яба­лар икән сүз­ләр йө­ри баш­ла­ды...

Мо­ңа үзе­без­нең дә эче­без по­ша ин­де. Ха­лык­ка төр­ле хез­мәт­ләр күр­сә­тә тор­ган бер­дән­бер көн­кү­реш хез­мә­те күр­сә­тү йор­тын ябу­га шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре юл куй­мас дип ыша­на­быз.

Фа­ти­ры­гыз­ны күз явын алыр­лык итеп тө­зек­лән­дер­гән­сез дип ишет­тем.

Ике ел ак­бур, ту­зан исе ис­нә­гән­нән соң, фа­ти­рым­ны клас­сик стиль­дә та­ны­мас­лык итеп үз­гәрт­тем. Ди­вар­ла­ры му­зей­ны хә­тер­лә­тә. Үзе­мә дә, дус­ла­ры­ма да бик ошый. Шун­да шат­ла­нып яшим һәм эш­лим.

Җыр­чы Ре­зе­дә Шә­рә­фи­е­ва бе­лән аер­лыш­кан­нан соң өй­лән­ми­сез, мо­ның сә­бә­бе ни­дә?

Ир­кен­лек­нең һәм ирек­нең ка­де­рен бел­гәч үзе­мә авыр йөк итеп, ка­мыт ки­я­се кил­ми. (кө­лә) Ярат­кан эшем, то­рыр уры­ным бар.

Фе­дор, сез ял көн­нә­рен­дә дә эш­тә. Шу­лай да сә­я­хәт­кә йө­рер­гә дә ва­кыт та­ба­сыз...

Сә­я­хәт­кә мө­киб­бән ке­ше мин. Ма­ма­дыш ра­йо­нын­да из­ге чиш­мә­ләр күп. Бу хак­та ле­ген­да­лар да бар. Сө­ем­би­кә хан­би­кә Гә­рәй хан­ны югалт­кан­нан соң су­кы­рая. Би­ре­дә­ге Күз чиш­мә­сен­дә кү­зен югач, кү­зе ачы­лып ки­тә. Без дус­ла­рым бе­лән ан­да ба­рып, та­би­гать­кә хо­зур­ла­нып кай­та­быз. Чи­лә­бе өл­кә­се­нең Ар­ка­им җир­ле­ген­дә еш бу­ла­быз. Мон­да көч­ле маг­нит кы­ры тә­э­сир итә. Шун­да ба­рып су ко­е­нып, ба­лык то­тып, үлән чәй­лә­ре эчеп рә­хәт­лә­неп ял итеп, сә­ла­мәт­ле­ге­без­не арт­ты­ра­быз. Чит ил­ләр­нең та­би­га­те сер­ле әки­ят сы­ман кү­ңел­дә урын ала. Шул гел юл­га ча­кы­рып то­ра. Тай­ланд, Кам­бод­жи­я­гә ба­рып кайт­кан­нан соң, Азия ил­лә­ре­нә га­шыйк бул­дым. Әм­ма үзе­без­нең бак­ча ар­тын­да­гы ма­тур­лык­ны бер­нәр­сә дә алыш­ты­ра ал­мый. Як­та­шым, язу­чы Гөл­шат Зәй­нә­ше­ва­ның

"­Сәх­рә­ләр­гә чы­гып кү­рә ал­мый,

Күп­ме го­мер без­нең җәл үтә.

Ярый әле кө­тү чи­ра­ты бар

­Тән ары­са да, кү­ңел ял итә", ди­гән ши­гырь юл­ла­ры ми­ңа атап языл­ган ке­бек.

Ба­ла­ча­гым­нан та­би­гать­не ярат­тым мин. Хә­зер ке­ше әй­лә­нә-ти­рә­дә­ге ма­тур­лык­ны күр­ми, кош­лар та­вы­шын ишет­ми һәм шу­ның бе­лән бә­хет­сез дә.

- Ши­гырь­ләр­не биг­рәк ма­тур укый­сыз. Үзе­гез­дә яз­мый­сыз­мы?

- Яшь бар­ган са­ен, кү­ңел ка­ләм­гә тар­ты­ла. Кү­ңел­дә ши­гырь­ләр дә туа баш­ла­ды.

Ту­ган мәк­тә­бе­мә бар­дым,

Та­ныш сук­мак­лар буй­лап,

Кү­ңе­лем­не са­гыш сар­ды.

Ба­ла­ча­гым­ны уй­лап.

Ту­ган ни­ге­зе­гез исән­ме?

Ал­ла­га шө­кер, көн­дек ка­ны там­ган ту­ган ни­ге­зе­без­дә абы­ем яши. Шун­да җы­е­ла­быз. Ту­ган­нар бе­лән дус-та­ту яши­без.Оч­ра­шып сөй­ләш­кән­дә бер нәр­сә­не һа­ман да аң­лый ал­мый­быз. Әти­е­без авыл­да ос­та гар­мун­чы һәм баш­лап җыр­лау­чы иде. Аның "Без ана­дан 5 ба­ла ту­дык, үлә-үлә 8гә кал­дык", ди­гән җы­руы без­нең өчен та­быш­мак бу­лып ка­ла би­рә. Без 4 ба­ла ту­дык, бү­ген­гә ка­дәр бер йод­рык бу­лып яши­без. Ту­ган­на­рым­ны яра­там һәм хөр­мәт итәм.

Сез тор­мыш­тан ка­нә­гать­ме?

Әл­бәт­тә. Ярт­кан эшем бар, туг­ры дус­ла­рым күп. Ту­ган авы­лым, ту­ган йор­тым бар. Адәм ба­ла­сы­на бә­хет­ле бу­лу өчен та­гын ни­ләр ки­рәк?!

Әң­гә­мә­дәш - Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев