Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әфганстанның татар җәмгыятенә медикаментлар тапшырды

Кабул шәһәре янындагы качаклар лагерьларында 3 миллионнан артык төрле милләт вәкиле яши.

 Әфганстанның татар җәмгыятенә медикаментлар тапшырды
Татарстандагы хәйрия оешмасы — Россия мөселманнары фонды Әфганстан татарлары җәмгыятенә гуманитар ярдәм сыйфатында медикаментларын илтеп тапшырды.

«Без вируска каршы препаратлар һәм ашказаны авыруларыннан дарулар тапшырдык. Хәзер мондый ярдәм бик кирәк. Әфганстанда салкыннар башланды. Күп кеше салкын тидерә һәм йогышлы авырулар белән авырый», — диде Россия мөселманнарының хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин. Аның әйтүенчә,  хәзер Кабул янындагы лагерьларда Әфганстанның төрле провинцияләреннән 3 миллионнан артык качак яши. Анда төрле милләт кешеләре: үзбәк, казах, татар һәм башкалар бар. Төрле дәүләт фондлары ватандашларына ярдәм итәргә тырыша. Казахстан, Үзбәкстан, Кытай да ярдәм күрсәтте.

Россия мөселманнары фонды Әфганстанда татар диаспорасына ярдәм иткән беренче оешма булды. Моңа кадәр биредәге татарлар башка милли җәмгыятьләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр булган.

«Без, беренче чиратта, татарларга, Саманган һәм Баглан провинцияләре качакларына ярдәм тапшырдык. Анда хәрби хәрәкәтләр сәбәпле, күп кеше үз йортларын ташлап, Кабул шәһәре янына килде», — дип аңлатты Рөстәм Хәбибуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев