Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Филологлар 15 мең сум стипендия ала

Бу югары уку йортында бюджет урыннары арткан.

Бу югары уку йортында бюджет урыннары арткан.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белдерүенчә, киләсе уку елына ике телдә белем бирүче педагогик кадрлар әзерләүгә дәүләт заказы арта.

Үткән елдан башлап КФУга Татарстан Республикасы тарафыннан ике телдә белем бирүче педагоглар әзерләү өчен заказ бирелә. Былтыр әлеге заказ буенча 125 абитуриент кабул ителгән. Быел заказның күләме арткан. Читтән торып уку бүлегенә былтыргы кебек үк — 50, ә көндезге уку бүлегенә 100 студент кабул ителә.

Билгеле булуынча, Русиядә мондый проект башка бер җирдә дә юк. Дәүләт заказы буенча укырга кергән студентларны укыту чыгымнарын дәүләт каплый, аларга 15 мең сум күләмендә стипендия түләнә.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/filologlar-15-me-sum-stipendiya-ala/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев