Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?

Без аннан һәрвакыт "тере тавыш" көтәбез. "Китмә, сандугач!"ны микрофонсыз башкаруын тын да алмый тыңларга әзербез. Әмма ул да тере кеше бит, авырып киткән чаклары буладыр. Мондый хәлдә ничек җырлый ул?

- Кайчагында авырып та китәсең, тере кеше бит инде без, төрле чаклар була. Мин авырган вакытта да фонограммасыз эшләп чыгам. Бернинди җайланмалар кулланган булмады, булмаячак та. Ходай тәгалә исәнлек, саулык бирсен, - дигән ул "Татар тудей" хәбәрчесенә.
- Без концертның азагында микрофонсыз гына “Китмә, сандугач” җырын башкарып үтәбез, тамашачылар бик җылы кабул итә. Бу инде тамашачыларга ошамаска мөмкин дә түгел, чөнки моннан да чын булган башкару юк. Микрофон – җырчы өчен бертөрле җайланма ул, ансыз башкарганда аның үзенең бер рәхәте бар. Син анда бөтен нечкәлекләрне дә рәхәтләнеп эшли аласың, тембрың ничек бар, шулай чыга, бернинди матурлау, тигезләү дигән әйбер юк. Шундый матур, җылы кичәләр үткәрү - минем хыялымда. Бу, Алла бирса, киләчәктәге планга кергән, - дигән ул.

Камерный концертлар планында туган ягы да читтә калмагандыр дип ышанасы килә.

 

https://kiziltan.ru/kultura/20210-fils-kairov-kaychan-fonogrammaga-yrlyy.html

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев