Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Филүс Каһиров солдат егет белән дуэт башкарачак

Иң мөһиме, Артур һәм калган егетләребез исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсын, - диде Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты.

Шушы көннәрдә бер хәрби егетнең үзәк өзгеч итеп җыр сузуы социаль челтәрләрне “шартлатты”. Ул мобилизацияләнгән егетләр алдында танылган җырчы Филүс Каһировның “Киек каз юлларын” башкарды. Үзе дә шул егетләр белән бергә чакырылган Илеш районыннан Артур Хәсәнов булып чыкты ул. Хәрби операциягә чакырылганчы Артур бәйрәмнәр алып барган. Шунысы да игътибарсыз калдырмады, видео астында Филүс Каһиров әлеге егетне ничек табып булуы хакында кызыксынды. Таба алды микән һәм иң кызыгы ни өчен эзләгән, бу хакта җырчының үзенннән сорадык.

- Таптым мин ул егетне, инде сөйләшергә дә өлгердек. Аллаһ боерса, аның белән концертымда дуэт җырлаячакбыз. Бу инде традициягә әверелеп бара. Иң мөһиме, Артур һәм калган егетләребез исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсын, - диде Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Филүс Каһиров.

Чыннан да Филүс Каһиров моңарчы Чаллы егете блогер-дальнобойщик Равиль Гәрәев белән, узган ел Әтнә егете Эдуард Асапов белән дуэт җырлаган иде. Равил Гәрәевны социаль челтәрләрдән күреп алса, Эдуард Асаповны ТНВ каналыннан караган. Телевидениегә шалтыратып егетнең номерын эзләп тапкан җырчы.   

Аллаһ кушып, әлеге дуэтны күрергә язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

19

0

0

1

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес