Шəhри Чаллы

Финалга юл ачык

Үткән ял көннәрендә "Нур" яшьләр үзәгендә "Мисс студенчество-2015" шәһәр конкурсының сайлап алу туры үтте. Бәйгене O.G.A. модель клубы, шәһәр студентлар советы, "Нур" яшьләр үзәге оештырды. Сайлап алу турында 27 студент катнашты. Конкурс программасы буенча кызлар презентация, иҗади чыгышлар һәм дефиледә ярыштылар. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча КФУның Яр Чаллы институтыннан...

Үткән ял көннәрендә "Нур" яшьләр үзәгендә "Мисс студенчество-2015" шәһәр конкурсының сайлап алу туры үтте. Бәйгене O.G.A. модель клубы, шәһәр студентлар советы, "Нур" яшьләр үзәге оештырды.

Сайлап алу турында 27 студент катнашты. Конкурс программасы буенча кызлар презентация, иҗади чыгышлар һәм дефиледә ярыштылар.

Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча КФУның Яр Чаллы институтыннан Алия Гатауллина, Ирина Булаева, Альбина Нигъмәтуллина, Динара Хөрмәтуллина, медицина көллиятеннән Румия Әхмәдулина, КНИТУ-КАИ филиалыннан Регина Анисимова, сәнгать көллиятеннән Алина Гильманова, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтыннан Эльвира Вәлиева, Лилия Хәйдәршина һәм Дарья Орлова, Кама сәнгать һәм дизайн институтыннан Арина Фәхриева, икътисад, идарә һәм хокук көллиятеннән Анна Нигъмәтуллина һәм икътисад, идарә һәм хокук институтыннан Анна Нефедкова финалга чыкты.

Конкурсның финалы 17 декабрьдә "Батыр" күңел ачу үзәгендә үтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: