Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фирдүс Тямаевка әбиләр җәлләп ашарга алып килгәннәр!

Фирдүстән "35 ел эчендә сезнең тормышта булган иң зур җиңү - ул нәрсә?" дип сораганнар. - Үз-үземне җиңү. Кайчандыр алдымда куйган максатларга, таләпләргә ирешү. Тырышлыгым өчен Аллаһы Тәгалә миңа бәхетле язмыш бүләк итте. Күз генә тимәсен. Инде 13 ел мәдәният өлкәсендә кайныйм, 9нчы сыйныфтан бирле җырлар язам һәм аларның күбесе...

Фирдүстән "35 ел эчендә сезнең тормышта булган иң зур җиңү - ул нәрсә?" дип сораганнар. - Үз-үземне җиңү. Кайчандыр алдымда куйган максатларга, таләпләргә ирешү. Тырышлыгым өчен Аллаһы Тәгалә миңа бәхетле язмыш бүләк итте. Күз генә тимәсен. Инде 13 ел мәдәният өлкәсендә кайныйм, 9нчы сыйныфтан бирле җырлар язам һәм аларның күбесе - хит. Бәлки күпмедер вакыттан популяр да булмам, әмма татар эстрадасы тарихына "Тямаев" дигән исем кереп калды дип саныйм. - Әле анда санап китсәң! Эстрадага килгәнче, кайда гына эшләмәдем! Тәүге эш урыным - Лениногорскида урамда аяк киеме төзәтә, киез итекләргә ямау сала идем. Студент чагында тамак ялгар өчен менә дигән эш хакы була иде. Велосипед спицысыннан үзем без ясый идем, күп итеп клей сатып ала идем. Бик яратып эшләдем! Әбиләр мине җәлләп, ашарга тәм-томнар да алып килә иделәр. Аннары массажчыга укыдым, озак вакыт массаж эшләп йөрдем. Аннары - машиналар юдым. Ул вакытта дөньясы да ничектер кызык иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев