Фирдүс Тямаев төркемендә тагын күңелсез хәл килеп чыккан
«Ничек кенә авыр булса да...»
Төркемендә 23 ел эшләгән биючесе Альберт Әхмәтов сәхнәдән китүен хәбәр итте.
– Алыштыргысыз кешеләр юк диләр, әмма аларны алыштыра алырлык кешеләр дә булмый. 23 ел сәхнәдә булуым өчен Аллаһ Тәгаләгә рәхмәтлемен. Ничек кенә авыр булса да, мин сәхнәдән китәм. Димәк, язмышым шулай язылган. Минем иҗатымны яраткан тамашачыларыма рәхмәт. Кайда гына булсам да, йөрәгемдә җыр булачак. Кая гына булсам да биермен, – ди ул.
Исегезгә төшерәбез, Башкортостанда гастрольләр вакытында Альберт Әхмәтов аягын авырттырган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев