Фирдүс Тямаевның зур сөенече бар
Яңалыклар тасмасы

Фирдүс Тямаевның зур сөенече бар

Җырчы гаиләсендә өченче бала туган.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм тормыш иптәше Резеда Әхмәтвәлиева  өченче тапкыр әти-әни булды. Алар гаиләсендә өченче бала - Раян белән Кәримнең сеңелесе туган.

«20 минут элек өченче балабыз – кызыбыз туды. Хәзер мин дә өч бала әтисе. Рәхмәт сиңа, кадерлем», – дип хәбәр итте бу яңалыкны үзенең социаль челтәрдәге битендә бәхетле җырчы.  

Тямаевлар гаиләсе балаларын тигезлектә бәхетле, акыллы итеп үстерсеннәр.

 


бала ана капиталы Фирдүс Тямаев

Нет комментариев