Фитнес-клубның чишенү бүлмәсеннән урлаган
Полиция хезмәтенә 24 яшьлек шәһәрдәшебез мөрәҗәгать иткән. Фитнес-клубта шөгыльләнгән вакытта аның бикле шкафыннан 5 мең сум күләмендә акча урланган булган. Оператив-тикшерү эшләре нәтиҗәсендә 36 яшьлек, спортклубта эшләүче хезмәткәр тотылган. Ир-егет ачкычларны яраштырып, шкафлардан кешеләрнең акчаларын урлый торган булган. Аларны үз ихтыяҗларына тоткан. Ир-ат үз гаебен таныган. Ул өч зыян күргән...
Полиция хезмәтенә 24 яшьлек шәһәрдәшебез мөрәҗәгать иткән.
Фитнес-клубта шөгыльләнгән вакытта аның бикле шкафыннан 5 мең сум күләмендә акча урланган булган. Оператив-тикшерү эшләре нәтиҗәсендә 36 яшьлек, спортклубта эшләүче хезмәткәр тотылган. Ир-егет ачкычларны яраштырып, шкафлардан кешеләрнең акчаларын урлый торган булган. Аларны үз ихтыяҗларына тоткан. Ир-ат үз гаебен таныган. Ул өч зыян күргән шәһәрдәшебезгә акчаларын кайтарып та биргән. Әлеге факт буенча РФ Җинаять Кодексының 158 нче маддәсе 1 бүлек буенча җинаять эше дә кузгатылган. Гаепләнүче 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев