Шəhри Чаллы

Фитыр сәдакасе кемгә бирелә?

Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә

 Әгәр мәчет шушы мохтаҗларга таратуны үз өстенә алып башкарса, мәчеткә бирергә ярый. Әгәр мәчет үз кирәк-ярагына яки мәчет төзүгә тотса, ярамый һәм фитыр сәдакасы булып бармый, мохтаҗларга бирү тиешле була.
Фитыр сәдакасын белгән (күршеңә, туганыңа һ.б.) кешегә бирергә кирәк. “Кыш бабай” кебек кем эләкте шуңа “сибү” яисә игенне теләсә кайда чәчеп, “Әй, Аллаһ насыйп итсә үсәр әле” дигән кебек ярамый. Без бит сәдакаларны савап итәр өчен, Аллаһ ризалыгын алыр өчен бирәбез. Фитыр сәдакасын бертуганыңа, якыннарыңа бүләк диеп бирсәң дә була. Чөнки сәдака дисәң, кеше кыенсынырга мөмкин. Әгәр 2-3 кг печенье, кәнфит алып керсәң, бу бер кешенең фитыр сәдакасы күләме була.
Фитыр сәдакасын яшереп бирергә мөмкин. Мәсәлән, капкага, ишеккә, эт-песи тия алмаслык җиргә элеп китсәң һ.б. Моның хикмәте, беренчедән, яшереп биргән сәдаканың әҗер-савабы зур. Икенчедән, берәрсе әйберен урласа, бөтен кешедән шикләнгән кебек, әгәр аңа сәдака биргәннәр икән, ул бөтен кешене дә аңа биргәндер дип уйлый. Бу кешеләрнең арасын якынайта.
Кемнәргә бирелми?
1. Улына, кызына, оныгына. 2. Әтисенә, бабасына, әнисенә, әбисенә. 3. Хатынына. Чөнки аларга ир кеше болай гына бирергә тиеш, аның бурычы. Ә хатыны иренә бирергә мөмкин (байлыгы булса), чөнки ирне ашату хатынның бурычы түгел.
Быел фитыр сәдакасы күләме арпа бәясенә карап исәпләгәндә бер кешегә–100 сум, йөзем бәясенә карап исәпләгәндә 600 сумны тәшкил итә.
Сәламәтлек йә башка сәбәпләр аркасында уразаны тота алмаган очракта фидия сәдакасы түләнә, аның күләме–200 сум. Фитыр сәдакасы өйдәге кеше саныннан чыгарыла. Бу санга балалар да, олылар да керә. Әгәр өйдә ир белән хатын булып, аларның өч сабыйлары бар икән, ир кеше биш кеше исәбеннән, сабыйлары ураза тотмаса да, фитыр сәдакасын бирә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: