Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Француз укытучылары Чаллыда

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында Франциядән стажерлар килә. Тиздән алар шәһәребез мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында балалар укыта башлыйлар. Европа студентлары Чаллыга педагогик практика үтәргә, Татарстан халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышачаклар. Шәһәребез укучылары исә чит ил кунакларыннан француз сүзләрен дөрес әйтергә өйрәнәләр, сүзлек запасын арттыралар. "Безнең стажерлар шәһәребезнең 4, 37...

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында Франциядән стажерлар килә. Тиздән алар шәһәребез мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында балалар укыта башлыйлар. Европа студентлары Чаллыга педагогик практика үтәргә, Татарстан халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышачаклар. Шәһәребез укучылары исә чит ил кунакларыннан француз сүзләрен дөрес әйтергә өйрәнәләр, сүзлек запасын арттыралар. "Безнең стажерлар шәһәребезнең 4, 37 нче мәктәпләрендә генә түгел, Казан, Түбән Кама, Мамадыш, Азнакай шәһәрләрендә дә булачаклар", - ди уку йортының халыкара багланышлар бүлеге башлыгы Җәмилә Галагудина.
Университетта кунаклар өчен кызыклы мәдәни һәм спорт программасы әзерләнгән. Алар Алабуга, Казан шәһәрләренең тарихи урыннарында булачаклар. "Н2О" спорт комплексында йөзә алачаклар. Кышны беренче тапкыр күрүләрен истә тотып, аларны Яр буе паркында чаңгыда һәм тюбингта шуарга өйрәтәчәкләр.
Франциянең Реймс университеты белән хезмәттәшлек 2008 елда башланган иде. Шул вакыт эчендә уртак проектны тормышка ашыруда 122 студент катнашты.
Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев