Фәридә һәм Хәкимҗан Гайнетдиновлар: физик яктан мөмкинлекләребез чикле булса да сайлауларны калдырмыйбыз
Яңалыклар тасмасы

Фәридә һәм Хәкимҗан Гайнетдиновлар: физик яктан мөмкинлекләребез чикле булса да сайлауларны калдырмыйбыз

"Әлеге сәяси чарадан яхшылык кына өмет итәбез. Яшәү рәхәт булсын, дәүләт пенсионерларны ярдәменнән ташламасын", - дип белдерәләр пенсионерлар.

- Икебез дә икенче группа инвалид. Шуңа да карамастан, сайлауларны бер дә калдырмыйбыз. Әлеге сәяси чарадан яхшылык кына өмет итәбез. Яшәү рәхәт булсын, дәүләт пенсионерларны ярдәменнән ташламасын. Ай саен пенсияләребезне биреп барсалар, безгә шул җитә. Иң мөһиме, сугышлар булмасын. Аллаһка шөкер, дөньялар матур, тыныч, бар нәрсә дә җитәрлек. Алга таба да шулай яшәргә язсын, - ди Фәридә белән Хәкимҗан Гайнетдиновлар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сайлау2021

Нет комментариев