Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәрит Мөхәммәтшин: "Яр Чаллы үзгәрде. Шәһәр күзгә күренеп матурлана

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Безнең ишегалды» проекты кысаларында халык белән очрашуда катнаштылар. Комсомол районы башлыгы Александр Кислов йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.

«Безнең ишегалды» - проекты кысаларында депутатлар шәһәр халкы белән очраша һәм төзекләндерү, ишегалларын рәткә китерү турында фикер алыша. Биредә яшәүчеләрнең йорт яны территориясен ничек күрергә теләүләре турында идеяләр тәкъдим итү, үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге бар."Яр Чаллы үзгәрде. Шәһәр күзгә күренеп матурлана бара. Хәзер без яшәү урыннарында иң яхшы, уңайлы шартлар тудыруга алындык. Кеше ишегалдына чыга, әгәр анда пычрак җыештырылмаган икән, кәеф шунда ук бозыла. Әлеге проект буенча төзекләндерү эшләренә федераль акчалар бүлеп бирелә. Үзгәрешләр, халык катнашында, аларның тәкъдиме буенча, барысы белән дә максималь рәвештә килешенеп башкарылырга тиеш. Ул вакытта, минем уйлавымча, тәрбия дә, әлеге объектларны карап тоту да ышанычлы булыр. Әгәр без сезнең белән эшләсәк, мәдәният тә югарырак булачак, тәрбия дә яхшырак булачак", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, чыгышны шәрехләп. – "Акча федераль бюджеттан биреләчәк. Без муниципаль район башлыклары, муниципаль хакимият белән бергә шушы өч елда 50 млрд сум тирәсе акча үзләштерергә телибез. Менә бу партия проектының максаты. 9 меңнән артык ишегалдын карап чыгарга, анда яшәүчеләр белән очрашырга, сезнең ризалыгыгызны алырга кирәк. Сезнең барлык тәкъдимнәрегезне дә проектка кертәчәкбез".

 

http://nabchelny.ru/news/37687

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев