Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәрит Зарипов: «Солдатларга рухи ярдәм мөһимрәк тә икән» - ФОТОЛАР

Чаллыда яшәүче эшмәкәр Фәрит Зарипов Украинада хәрби хәрәкәттә катнашучы солдатларга ярдәм итү йөзеннән «Фронтка хатлар» дигән акция оештырды.

 «Алар безнең теләктәшлекне  тоеп торырга тиеш», – ди Фәрит Ибраһим улы. Аның чакыруына колак салып шәһәрдәшләр, предприятие- оешмаларда эшләүчеләр солдатларга кирәк- яраклар, күчтәнчәләр китерделәр. 95нче балалар бакчаларына йөрүче малайлар һәм кызлар солдат абыйларына  өчпочмаклы хатлар яздылар, рәсемнәр ясадылар. Барлыгы 2 тоннага якын әйбер җыелды. Фәрит абый энесе Ринат белән аларны 150нче Идрицк-Берлин мотоукчылар девизиясенә үзе илтеп тапшырды. Командование җитәкчелегеннән җавап йөзеннән 35 рәхмәт хаты алып кайтып ярдәм итүчеләргә тапшырган.

«Иң беренче рәсемнәр, хатлар салынган  тартманы алдылар. Хәрби бурычларын үтәүче Россия солдатларына рухи ярдәм мөһимрәк тә икән», – дип сөйли Фәрит Зарипов. 

Бүгенге көндә эшмәкәр  тагын  Украинага китәргә җыена. Укучылардан – хатлар, рәсемнәр,  халыктан азык-төлек, кием салым, гигиена әйберләре җыелган. Кешеләр пакет-пакет кирәк-ярак китерәләр икән. «Безгә булышучылар күңелләре кушканга игелек кылалар. Барыбызның да теләге бер: хәрби хәрәкәтләр уңышлы тәмамлансын. Илебездә тынычлык урнашсын иде», - ди язмам герое. 28-29 апрельдә ул кабат юлга чыгачак. Бу юлы Фәрит Зарипов  солдатлар белән дә очрашып, сөйләшергә тели. Шунысы игътибарга лаек, бу  игелекле гамәлне алар бөтен гаиләсе: хатыны,  кызы, улы, туганнары белән башкаралар. 
Илебез өчен ут йотучы Фәрит Зарипов  һәм аның гаиләсе турында газетабызның  киләсе  санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев